Рәшит Нәҗметдинов

Рәшит Һибәт улы Нәҗметдинов (рус. Рашид Гибятович Нежметдинов, 15 декабрь 1912, Актүбә, Россия империясе — 3 июнь 1974, Казан, РСФСР) — шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, шашка буенча спорт остасы, ССРБның атказанган тренеры, биш тапкыр РСФСР чемпионы, илнең командалы беренчелекләрендә өч тапкыр ССРБ чемпионы. Язучы Кави Нәҗминең энесе.

Рәшит Нәҗметдинов
Туган телдә исем Рәшит Һибәт улы Нәҗметдинов
Туган 15 декабрь 1912(1912-12-15)
Актүбә, Казакъстан
Үлгән 3 июнь 1974(1974-06-03) (61 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Бауман урамы, 76
Островски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре шахматчы, шашкачы
Кардәшләр Кави Нәҗми
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

 Рәшит Нәҗметдинов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Бүгенге көндә Казакъстанда урнашкан Актүбә шәһәрендә эш эзләп килгән ярлы крестьян гаиләсендә туа. Биш яшендә ата-анасын югалта. Ерак туганнарында тәрбияләнә. 1921 елда, ачлык вакытында, балалар йортына эләгә.

1922 елда олы абыйсы Кави энесен үз янына Казанга ала.

1930 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәшит Казан химия-технология институтының эзләнү факультетына укырга керә. Абыйсын кулга алганнан соң Әдистә яши, аннары Казанга кайта.

1937 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны 1940 елда тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышын кече политҗитәкче Нәҗметдинов Берлинда тәмамлый.

Казанышлары үзгәртү

Шашка үзгәртү

Уен кагыйдәләрен мәктәп укучысы Рәшит Нәҗметдинов 1928 елның гыйнварында белеп ала. Шул ук елның мартында Казан чемпионатында икенче урынны яулый.

Күп тапкыр Казанның чемпионы була, 1931-33 елларда Әдис чемпионы, «Учитель» спорт җәмгыятенең чемпионы. ССРБның XII чемпионатының ярымфиналы җиңүчесе (Казан, 1949). 1950 елдан башлап шашка буенча бәйгеләрдә катнашмый.

Шахмат үзгәртү

1927 елда Рәшит мәктәп укучылары арасында Казан чемпионы, 1930 елда — олылар арасында чемпион була һәм Бөтенсоюз категориясен алуга ирешә. 1939 елда остага кандидат була. Казанның, ТАССР һәм Идел буеның күп тапкыр чемпионы була.

Биш тапкыр РСФСР чемпионы (1950, 1951, 1953, 1957, 1958 еллар).

ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе.

Татар телендәге шахмат уены буенча беренче китап авторы (1953 ел). Икенче басмасы — 1982 ел, «Шахматы» — рус теленә тәрҗемәсе (1985 ел), «Сайланма партияләр» (1975 ел).

Казан шахмат мәктәбе Рәшит Нәҗметдинов исемен йөртә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү