Рәшит Низамов (1935)

язучы

Рәшит Низамов (15 ноябрь 1935 ел9 июнь 2018 ел) — язучы. 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2007). Кайбер әсәрләрен Рәшит Уңгар псевдонимы белән дә бастыра.

Рәшит Низамов
Туган 15 ноябрь 1935(1935-11-15)
Бишавыл-Уңгар, Савалеевский сельсовет[d], Кырмыскалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 9 июнь 2018(2018-06-09) (82 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, тәрҗемәче, язучы

Биографиясе үзгәртү

  • Рәшит Зыяфетдин улы Низамов (Рәшит Уңгар) 1935 елның 15 ноябрендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан) Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылында туган.
  • Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала.
  • Атасы Бөек Ватан сугышында һәлак булып, әнисе чирләп вафат булгач, Уфа шәһәренең 5-нче балалар йортында тәрбияләнә, 1-нче Башкорт республика интернат-гимназиясендә (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) укый.
  • 1958 елда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
  • 1958 елдан 1967 елга кадәр "Ленинец" газетасы хезмәткәре,
  • 1967 елдан 1978 елга хәтле "Башкортстан пионеры" газетасының бүлек мөдире,
  • 1978 елдан 1983 елга кадәр "Совет Башкортстаны" газетасында бүлек мөдире,
  • 1983 елдан 1991 елга кадәр "Ваш Собеседник" журналы хезмәткәре,
  • 1991 елдан 2012 елга кадәр БР Язучылар берлегенең өлкән әдәби консультанты.
  • 2018 елның 9 июнендә Уфада вафат булган.

Әдәби иҗаты үзгәртү

  • "Ышаныч" исемле тәүге китабы 1971 елда чыга.
  • Балалар өчен язылган хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары
  • "Батырлык дәресе" 1984 елда,
  • "Вәгъдәң ант булсын" 1988 елда,
  • "Танып кызы" 2003 елда басылып чыга.
  • 1996 елда "Тәңре улының Чишмәсе",
  • 2007 елда "Изге-фәрман" тарихи романы дөнья күрә.
  • 2009 елда чыккан "Ил язмышы, заман сулышы" китабын төзүчеләрнең һәм мөхәррирләренең берсе.
  • "Сине көтә Ералаш" 1993 елда,
  • 2 томда чыккан сайланма әсәрләре 2010-2012 елларда,
  • "Аманат кылычы" дип аталган повестьлар җыентыгы 2015 елда нәшер ителә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991)
  • Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2007)

Чыганаклар үзгәртү

    • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
    • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)(рус.)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортостан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевское. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

  • Низамов Рәшит Зыяфетдин улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.