Рәшит Муса улы Мусин (рус. Рашид Мусинович Мусин) – дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (19791982).

Рәшит Мусин
Туган телдә исем Рәшит Муса улы Мусин
Туган 12 ноябрь 1927(1927-11-12)
ССРБ, РСФСР, Башкорт АССР, Топорнино районы, Чәтрә авылы
Үлгән 2 октябрь 1982(1982-10-02) (54 яшь)
Казан
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Һөнәре дәүләт һәм партия эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены

 Рәшит Мусин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Рәшит Мусин 1927 елның 12 ноябрендә Башкорт АССР Топорнино районының Чәтрә авылында туа.

1950 елда Мәскәү энергетика инстиутын тәмамлый, җиде ел эчендә №1 Казан теплоэлектроцентраленең инженерыннан башлап директорга кадәр юлны узган. 1957 елда Татарстан икътисади административ районы халык хуҗалыгы советының партия комитеты сәркатибе булып сайланыла, 19581961 елларда – Татарстан икътисади административ районы халык хуҗалыгы советының партия комитеты рәисе урынбасары.

19611979 елларда – КПССның Казан шәһәре комитетының беренче сәркатибе; 1979 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе.

1982 елның 2 октябрендә инфаркттан вафат була. Казанның Арча зиратында күмелә.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

  • Ленин ордены
  • Октябрь Революциясе ордены
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, һ.б. бүләкләр.

Истәлек үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү