Рәфхат Мәкъсүтов

Рәфхат Мәкъсүтов, Рәфхат (Рәфкат)[2] Әхмәт (Нуриәхмәт) улы Мәкъсүтов (1930 елның 23 августы, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — нефть һәм газ чыгару өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы (1973), профессор (1974), РАЕН академигы (1997), ССРБ дәүләт (1989) һәм ССРБ министрлар шурасы (1981) премияләре лауреаты. РСФСР атказанган уйлап табучысы (1969)[3]

Рәфхат Мәкъсүтов
Туган телдә исем Рәфхат Әхмәт улы Мәкъсүтов
Туган 23 август 1930(1930-08-23) (93 яшь)
ТАССР, Мөслим районы , Мөслим
Яшәгән урын Дмитров үтү юлы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре нефть һәм газ чыгару белгече
Ата-ана
  • Нуриәхмәт (әти)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
ССРБ Дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елның 23 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Нуриәхмәт — Мөшеге һәм Үрәзмәт мәктәпләре мөдире, 1935 елда сәяси золымга эләгә, «халык дошманы» дип хөкем ителә. Төрмәдән кайткач, гаиләсен алып, Памир ягына, Таҗикстанга күчеп китә. 1942 елда Бөек Ватан сугышына алына, шунда хәбәрсез югала. Рәфхат Курган-Түбәдә урта мәктәп (1949), Мәскәүдә нефть институтын (1954, кызыл дипломга), шул уку йортында аспирантура тәмамлый, техник фәннәр буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1958 елдан нефть һәм газ чыгару сәнәгатендә. Бөгелмә шәһәренең нефть буенча «ТатНИПИнефть» Фәнни-тикшерү һәм нефть сәнәгате проект институтында өлкән инженер, лаборатория мөдире, бүлек мөдире, институт директорының фән буенча беренче урынбасары булып эшли.

1976 елдан Мәскәүдә. 1976-1982 елларда «ВНИИнефть» институтында нефть чыгару техникасы бүлеге мөдире. 1982-1986 елларда диңгез-океаннарның континенталь шельфында булган газ һәм нефть ятмаларын үзләштерү буенча фәнни-эзләнү эшләре буенча махсуслашкан «ВНИПИ морнефтегаз» институты директоры. 1986-1994 елларда «ВНИИнефть» институтында өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, үзәкнең директоры. 1994-2001 елларда «Нефтеотдача» РНМТК директоры киңәшчесе[4]. 2001 елдан «РИТЭК» ААҖ фән-техниканы үстерү идарәсендә авыр чыга торган нефтьләрне җир астыннан чыгару өчен яңа техника һәм яңа технологияләр уйлап табу мәсьәләләре белән шөгыльләнә[5].

Гыйльми эзләнүләре үзгәртү

РСФСР атказанган уйлап табучысы Р.Ә. Мәкъсүтов фән белән җитештерүне бергә бәйләүгә зур игътибар бирә. Бөгелмә һәм Әлмәттә (кичке нефть институтында), Мәскәүдә үзе тәмамлаган И.М. Губкин исемендәге нефть институтында студентлар укыта. 35 фән кандидаты, 4 фән докторы әзерләгән. 415 фәнни хезмәт (шулар эчендә 205 уйлап табу һәм патент) һәм нефть институты студентлары өчен дәреслекләр авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
  • 1969 РСФСР атказанган уйлап табучысы
  • 1989 ССРБ Дәүләт премиясе (төркем эчендә) — «торбаүткәргечләрнең гомерен озынайту ысулларын тапкан, нефть һәм газ чыгару урыннарының экологиясен яхшырту чаралары өчен»
  • 1981 ССРБ министрлар шурасы премиясе — «скважиналарны файдалану буенча яңа технологияләр уйлап тапкан һәм Себердә нефть һәм газ комплексында сынап, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен»

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  2. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://zhitely.info/moskva
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 152нче биттә
  3. Максутов, Рафхат Ахметович. Ucheba.su(үле сылтама)
  4. Максутов Рафхат Ахметович, archived from the original on 2022-01-23, retrieved 2017-10-04 
  5. Деятельность предприятия РИТЭК