Рәфгать Фәйзуллин

Фәйзуллин Рәфгать Шакирҗан улы (3 август 1904 ел5 сентябрь 1983 ел) — театр актеры, режиссер. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1964). Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1955) кавалеры.

Рәфгать Фәйзуллин
Туган 3 август 1904(1904-08-03)
Ырынбур, Россия империясе
Үлгән 5 сентябрь 1983(1983-09-05) (79 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Һөнәре актёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Биографиясе үзгәртү

Рәфгать Шакирҗан улы Фәйзуллин (Рәфгать Фәйзи) 1904 елның 3 августында Ырынбур шәһәрендә туган. 1920 елда Самара шәһәрендә Идел аръягындагы хәрби округы сәяси идарәлеге карамагындагы драматик студияне тәмамлый.

1924 -1927 елларда Мәскәү халык мәгарифе бүлегенең Техник белем бирү профсоюз идарәлеге янындагы кино мәктәбендә (педагогы В. Р. Гардин) укый.

1920 елдан Ырынбур шәһәренең драматик студиясендә, соңрак Ырымбурның Өченче Көнчыгыш театрында эшли. 1924 елның көзендә Рәфгать Фәйзуллин Мәскәүгә китә. Анда укый һәм бер вакытта Мәскәү татар эшчеләр театрында эшли. 1933 елдан бирле Әстерхан татар театрында артист һәм баш режиссер булып эшли, сезонына өчәр спектакль куя һәм берничә роль башкара.

1934 елдан Башкорт академия драма театрында артист һәм режиссер булып эшли башлый, бер үк вакытта Башкорт театр-сәнгать училищесында укыта.

Рәфгать Фәйзуллин, бронь бирелгән булуына карамастан, Бөек Ватан сугышы елларында үз теләге белән фронтка китә. 1942 елның 6 августында снаряд кыйпылчыгы белән яралана. 1942 елның 9 августында икенчегә пуля ярасы ала. Үзе дәваланган госпитальдә, яралы солдатлар һәм медперсонал көче белән «Балыкчы кызы» спектаклен куя. Дәваланып чыккач, тагын да сугышка китә. 1942 елның декабрендә яңадан каты яралана һәм демобилизацияләнә.

Уфага әйләнеп кайткач, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академиягә драма театрына режиссер итеп тәгаенләнә. Башкорт драма театрында Мостай Кәримнең «Туй дәвам итә» (1947), Назар Нәҗминең «Чакырылмаган кунак» (1954), Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (1956) һәм башка спектакльләрен куя.

1959-1971 елларда БАССР Министрлар Советы янында телевидение һәм радио тапшыру буенча Комитетның режиссеры булып эшли. Телевидениедә «Саумы, Уфа!» телевизион фильмын, А. С. Пушкинның «Кече трагедияләр» буенча «Таш кунак» һәм «Саран рыцарь», Чыңгыз Айтматовның повесте буенча «Беренче укытучы», Кәрим Тинчуринның «Американ» телеспектакльләрен куя.

Гаиләсе: хатыны Фәйзуллина Мәрьям ханым, Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, Уфа опера һәм балет театрында җырлый.

Рәфгат Шакирҗан улы 1983 елның 5 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була, мөселман зиратында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Вәлиева А. Телевидение — минең тормошом. Өфө, 2008.
  • Юрий Узиков. Исторические памятники Уфы. [1] (на рус.яз.) «Китап» нәшриәте, 1999, 53 с. ISBN 5-295-02294-3.

Сылтамалар үзгәртү

  • Һ.С.Сәйетов, Тәржемәсе Г.Һ.Ризуанова / Фәйзуллин Рәфгат Шакирҗан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.