Рәмзилә Хисаметдинова

Рәмзилә Хисаметдинова (Рәмзилә Миңлегали кызы Хисаметдинова, баш. Рәмзилә Миңдеғәле ҡыҙы Хисаметдинова) – шагыйрә. РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).

Рәмзилә Хисаметдинова
баш. Рәмзилә Хисаметдинова

Рәмзилә Хисаметдинова
Тугач бирелгән исеме: Рәмзилә Миңлегали кызы Хисаметдинова
Туу датасы: 28 май 1949(1949-05-28)
Туу урыны: БАССР, Учалы районы, Сәфәр авылы
Үлем датасы: 4 июнь 1995(1995-06-04) (46 яшь)
Үлем урыны: БР, Салават районы, Малаяз
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1965-1995
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар, башкорт
Дебют: «Бүләгем» (1975)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 28 маенда БАССР Учалы районы Сәфәр авылында туган. Урта мәктәпне (1966), Стәрлетамакта педагогия институтын (1975) тәмамлый. Учалы районы Сәфәр , Юлдаш мәктәпләрендә, Салават районы Малаяз мәктәбендә эшли.

Иҗаты үзгәртү

Шигырьләре республика матбугатында 1965 елдан күренә башлый. Беренче китабы – «Бүләгем» (1975) исемле шигырьләр җыентыгы. «Ирәмәл кызлары» (1981), «Ана сүзе» (1989), «Сандугач гомере» (2001) китаплары нәшер ителә. Шагыйрә замандашларының, хәзерге яшьләрнең хыялларын, уй-тойгыларын тасвирлый. Әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче Газим Шәфыйков Р. Хисаметдинова иҗатында Марина Цветаева лирикасы чалымнарын күрүен әйтә.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995)

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).

Хәтер үзгәртү

1996 елдан Р. Хисаметдинова исемендәге премия булдырылган (Учалы районы)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортстан (белешмәлек) (рус.)

Моны да карагыз үзгәртү

Туган авылы Сәфәр тарихы Сакланган версиясе

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шигырьләрен БР халык артисты Рәмилә Сәлимгәрәева укый 2016 елның 7 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башинформ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-04