Рәис Низамов (Рәис Гыйльметдин улы Низамов, баш. Рәйес Ғилметдин улы Низамов) – язучы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1978).

Рәис Низамов

Рәис Низамов
Тугач бирелгән исеме: Рәис Гыйльметдин улы Низамов
Туу датасы: 1 июль 1932(1932-07-01)
Туу урыны: Әлшәй районы, Ташлы авылы, БАССР
Үлем датасы: 16 август 1978(1978-08-16) (46 яшь)
Үлем урыны: Ташлы авылы, Әлшәй районы, БАССР
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1959-1978
Юнәлеш: проза
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Солдат улы» (1957)
Премияләр: Г. Сәләм премиясе (1978)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елның 1 июлендә БАССР Дәүләкән районы (1935 елдан Әлшәй районы) Ташлы авылында туган. Ташлы җидеелык мәктәбен, Уфада елга флоты һөнәрчеләр мәктәбен (1949), Уфада башкорт урта интернат-мәктәбен, Мәскәүдә әдәбият институтын (1957) тәмамлый. Бер ел Уфа-Казан елга маршрутында парахутта машиначы ярдәмчесе булып эшли.

1957 елдан «Совет Башкортстаны» газетасының Әлшәй, Кыйгы, Бәләбәй районнарында үз хәбәрчесе, «Пионер» журналында бүлек мөдире булып эшләде. «Агыйдел» журналының баш мөхәррире (1974).[1]

Иҗаты үзгәртү

 
Р.Гарипов(с),Р.Низамов,Р.Сафин, Ш.Янбаев.
Мәскәү, 1968.
 
Р.Низамов китабы (башк.)

Интернат мәктәптә укыганда язылган шигырьләре республика газета-журналларында басылган. Беренче күләмле әсәре – «Солдат улы» повесте (1957) әдәбият институтын тәмамлаганда язган диплом эше. Күмәк хуҗалык авылы тормышын чагылдырган «Мәрьям» повесте (1964), Бөек Ватан сугышы чоры авыл балаларына багышланган «Ят кешеләр» (1967) повесте, «Кияү» (1968), «Икмәк тәме» (1971), «Әтием эзеннән» (1977), «парахут тавышлары» (1980) китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1964).

Әдәбият үзгәртү

С. Галин. Тормышчан әсәр. Ағиҙел, 1969, № 5..(башк.)

Р. Баемов. Иҗади йөз. Кызыл таң, 1982, 1 июль.(тат.)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

фотолары 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү