Руслан Әхмәтов (Руслан Йосыфҗан улы Әхмәтов, рус. Руслан Юсуфджанович Ахметов) – кино һәм театр артисты. Россиянең атказанган артисты (2003).

Руслан Әхмәтов
Руслан Ахметов
Туган телдә исем Руслан (Рафаил)[1] Йосыфҗан улы Әхмәтов
Туган 19 февраль 1940(1940-02-19)
Мәскәү өлкәсе Ивантеевка шәһәре
Үлгән 23 июль 2005(2005-07-23) (65 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе шикәр авыруы
Күмү урыны Ивантеевка
Милләт үзбәк[2]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кино һәм театр артисты
Җефет I- Наталья Гапонова, II-Нина Забродина
Балалар кызы Елена (I никахтан)
Ата-ана
  • Йосыфҗан Александр улы (әти)
  • Вера Кузьма кызы Белякова (әни)
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган артисты (2003)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 19 февралендә Мәскәү өлкәсе Ивантеевка шәһәрендә туган. Әти-әнисе Монголиядә хезмәт итә. 1950 елда Мәскәүгә кайталар. Мәскәүдә 509- мәктәпне (1958), ВГИКны (М. Ромм сыйныфы) (1963) тәмамлый. «Мосфильм» киностудиясендә (1964 елдан) һәм «Киноактёр театр-студиясе»ндә (2000 елга кадәр) эшли.[3]

Иҗаты үзгәртү

 
Ратмир («Руслан һәм Людмила»). 1972
 
Эдик («Кавказ әсире»). 1966
  • Институтның 1- курсында укыганда ук «Солдат йөрәге» (Солдатское сердце) фильмында уйный.
  • Леонид Гайдайның «Кавказ әсире» (Кавказская пленница) фильмында машина йөртүче Эдик роле аңа танылу китерә.
  • Көнчыгыш кыяфәтле булу сәбәпле, кинода Азия халыклары вәкилләрен күп уйнарга туры килә. Көлкеле образлар белән бергә драматик образларны да бердәй уңыш белән уйный: Шоди («Ак рояль» Белый рояль), Ратмир («Руслан һәм Людмила»), Курнабаев («Таң атарга 1 сәгать кала» За час до рассвета), Чыңгыз («Шәһәр өстендә кошлар» Птицы над городом).

Фильмографиясе үзгәртү

  • 1958 - «Солдат йөрәге» (Солдатское сердце) (Ахмедов)
  • 1959 - «Иртәнге рейс» (Утренний рейс) комедиясе (Вагис)
  • 1961 - «Юлда» (В пути) комедиясе (гитаралы студент)
  • 1964 - «Азия өстендә давыл» (Буря над Азией) (Җамал)
  • 1965 - «26 Бакы комиссары» (26 бакинских комиссаров) (Әшрәф)
  • 1965 - «Ы операцисе һәм Шурикның башка маҗаралары» (Операция "ы” и другие приключения Шурика) (студент)
  • 1966 - «Айболит-66» (эпизод)
  • 1966 - «Автомобильдән саклан» (Берегись автомобиля) (эпизод)
  • 1966 - «Кавказ әсире» (Кавказская пленница) (Эдик)
  • 1967 - «Безнең артта Мәскәү» (За нами Москва) (Шелашкуров)
  • 1967 - «Киев юнәлешендә» (На Киевском направлении) (эпизод)
  • 1968 - «Ак рояль » (Белый рояль) (Шоди)
  • 1968 - «Русь буйлап» (По Руси) (эпизод)
  • 1969 - «Адәм һәм Һава» (Адам и Хева) (уполномоченный)
  • 1970 - «Ватерлоо», Италия (француз офицеры)
  • 1970 - «Диңгезче холкы» (Морской характер) (хәрби)
  • 1970 - «Утны саклап калучылар» (Сохранившие огонь) (шофёр Коля)
  • 1971 - «Унике урындык» (Двенадцать стульев) («Колумб» театры актеры)
  • 1971 - «Захар Бөркет» (эпизод)
  • 1972 - «Руслан һәм Людмила» (Ратмир)
  • 1973 - «Дмитрий Кантемир» (Али-Бәй)
  • 1973 - «Таң атарга бер сәгать кала» (За час до рассвета) (Курнабаев)
  • 1974 - «Моннан чик уза» (Здесь проходит граница) (чик сакчысы)
  • 1974 - «Шәһәр өстендә кошлар» (Птицы над городом) (Чыңгыз)
  • 1975 - «Хуҗа булыр» (Тот станет всем) (Абдулла)
  • 1977 - «Альманзор боҗралары» (Кольца Альманзора) (Әхмәт)
  • 1977 - «Бик булырга мөмкин» (Очень может быть) комедиясе (хирург ассистенты)
  • 1979 - «Шәһәр кабул итте» (Город принял) (Дубровский)
  • 1979 - « И.И. Обломовның берничә көне» (Несколько дней из жизни И.И. Обломова) (төрек)
  • 1980 - «Тикшерү» (Расследование) (Джамулинг)
  • 1980 - «Ялгыш эләккән пуля» (Шальная пуля) (эпизод)
  • 1981 - «Серле брелок» (Брелок с секретом) (түбәтәйле)
  • 1981 - «Туган-тумача» (Родня) (шофёр)
  • 1987 - «Елгалар аккан ешлыкта» (В дебрях, где реки бегут) (Зур Болан)
  • 1989 - «Форсат килгән хатыннар» (Женщины, которым повезло) (Абдуллаев)
  • 1990 - «Чокырлар» (Овраги) (Барханов)
  • 1992 - «Дерибаста яхшы һава, яки Брайтон-Бичта янә яңгырлар» (На Дерибасовской хорошая погода, или На Брайтон Бич опять идут дожди) (Насруллаев)
  • 1996 - «Очучыларның фәнни бүлекчәсе» (Научная секция пилотов) (эпизод)
  • 1996 - «Сәлам, тинтәкләр! » (Привет, дуралеи!) (заказ бирүче)
  • 2004 - «Кансызлар заманы» (Время жестоких) (Рәшит Сәфәрович)

Гаиләсе үзгәртү

  • Беренче хатыны (1961) – француз чыгышлы артистка Наталья Гапонова, кызлары Елена (1963). Хатыны белән кызы Франциягә китәләр, элемтә өзелә.
  • Икенче (язылышмаган) хатыны – артистка Нина Забродина (1980 ел ахырына кадәр). Икенче хатыны да, араны өзә, кияүгә чыгып, чит илгә китә.
  • Гаилә хәле уңышлы булмау артистны аракы белән мавыгуга, тиз арада үлемгә китерә.[4]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү