Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге

Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге — Башкортстан Республикасының Россия Фәннәр академиясе карамагындагы фәнни оешмасы.

Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге
()
Оештырылган

1951

Президент

Хөсәен Җәмилев[1]

Урнашу

Россия байрагы Россия Федерациясе, Уфа

Юридик адрес

Октябрь пр., 71, Уфа, Башкортстан, Россия, Уфа

Сайт

http://www.ufaras.ru/

Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге ССРБ Министрлар Шурасы карары белән 1951 елның 12 маенда оештырыла. Бу дәвердә ул ССРБ Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы исемен йөртә. 1961 елда үзәкләштерү сәясәте нәтиҗәсендә оешма тулаем РСФСР хөкүмәте карамагына тапшырыла. Бары тик 1967 елда гына ул үз хокукларын кире кайтаруга ирешә. Атамасын кат-кат үзгәрткәч, 1993 елда оешма бүгенге исемен ала. Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге әлеге көндә 13 фәнни-тикшеренү институтын берләштерә.

Тарихы үзгәртү

  • 1951 ел. СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалына (ССРБ ФА Б) нигез. Составы: Биология институты, Тарих, тел һәм әдәбият институты, Тау-геология институты, икътисади эзләнү секторы һәм химия секторы.
  • 19611963 еллар. СССР Фәннәр академиясендә барган үзгәртеп корулар барышында СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы учреждениеләренең күпчелеге ССРБ Фән һәм техника буенча дәүләт комитетына тапшырыла.
  • 1967 ел. СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы төзелә. Составы: Геология институты, Химия институты, Биология институты, Тарих, тел һәм әдәбият институты, биохимия һәм цитохимик бүлеге, икътисади эзләнү бүлеге.
  • 1987 ел. СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы нче елда СССР Фәннәр академиясенең Җаек үзәгендәге Башкортстан фәнни үзәге итеп үзгәртелә.
  • 1992 ел. Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге үз аллы төбәк фәнни үзәге итеп бүлеп чыгарыла.

Төп бүлекчәләре үзгәртү

Рәисләре үзгәртү

  • 1951-1956 — Г. В. Вахрушев
  • 1956-1964 — Р. Д. Оболен
  • 1967-1984 — С. Р. Рафиков
  • 1984-1993 — Г. А. Толстиков
  • 1993-2006 — Р. И. Нигматуллин
  • 2006-2010 — М. С. Юнысов
  • 2011 елдан — У. М. Джемилев

Билгеле галимнәре үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү