Рунди (кирунди) — Рунди халкының теле, Банту телләренең берсе, анда 6 миллион кеше сөйләшә - Бурундида һәм Танзаниянең һәм Конгоның янәшә районнарында, һәм шулай ук Угандада.

Рунди
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-rn" does not exist.
Дәүләт  Бурунди[1]
 Танзания[2]
 Конго Демократик Җөмһүрияте
 Уганда
Барлыкка килү урыны Хуту[d], Тутси[d], Тва[d] һәм Бурунди
Тел типологиясе SVO[d], тональ тел[d], Мееуссен кагыйдәсе[d] һәм тартыклар гармониясе[d]
Язу латин язуы
Сөйләшүчеләр саны 10 800 000 кеше кеше (2019)[3]
Ethnologue каталогында телнең статусы 1 National[d][3]
Викимедиа проектларында тел коды rn

Руанда һәм Бурунди яшәүчеләре өч төрле этник төркемгә карый: хуту, тутси һәм Тва (пигмейлары). Сөйләшүчеләрнең 84 %-ы хуту кабиләсенә карый, 15 %-ы — тутси һәм 1 %-ы — Тва пигмейлары халкы.

Язуы үзгәртү

Язуы — Латин әлифбасы нигезендә.

Калып:Иновики

Классификациясе үзгәртү

Мальколлм Гасри Рунди телен (Руанда теле һәм берничә тел белән) D зонасының D60 төркеменә кертә, ул аңа D62 номерын бирә. Соңрак бу төркем нигезендә (һәм шулай ук D һәм E зонасыннан башкалар өчен дә) J зонасы формалашкан булган, ул Гасрида булмаган. Шуңа күрә SIL классификациясе, һәм Тервурен мәктәбе классификациясе буенча Рунди теленең номеры J62.

Рунди Руанда теленә бик охшаш, ул күрше Руандадә сөйләшелә, һәм гиха телендә сөйләшелә, ул көнбатыш Танзаниядә сөйләшелә. Рунди һәм Руанда телләре үзара аңлашыла торган.

Лексикасы үзгәртү

Гыйбарәләр мисаллары
Ego Әйе
Oya Юк
Uravuga icongereza? Сез Инглизчә сөйләшәсезме?
Bite? Нәрсә булды?
Mwaramutse Исәнме/сәлам
Ikirundi n’ikinyarwanda bisa nk’igi czek n’igi slovak Рунди һәм Руанда телләре Чех теле һәм Словак теле кебек охшаш
Amata Сөт
Ejo Кичә
Eejo* Иртәгә
Nzoza ejo/Nzoz’ejo Мин иртәгә киләм
Ubu Хәзер
Faransa/Ubufaransa Франция
Ngereza/Ubwongereza Англия
Leta zunz’ubumwe z’Amerika Америка Кушма Штатлары
Ubudagi Германия
Ububirigi Бельгия
*eejo ejo кебек үк әйтелә, ул язылышында гына аерыла

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү