Рубин (футбол клубы, Казан)

«Рубин» футбол клубы (tat.lat. «Rubin» futbol klubı (үле сылтама))– Казан шәһәреннән спорт оешмасы. Россиянең Премьер Лигасында уйный. Хәзерге вакытта дәүләт клубларыннан иң яхшылардан берсе. Россиянең ике кат чемпионы (2008 һәм 2009), Россия Кубогы 2012 иясе, Россия Суперкубогы ике тапкыр иясе (2010, 2012), Бердәмлеге Кубогы иясе (2010).

Рубин
Тулы исем «„Рубин“ футбол клубы» муниципаль автономияле оешмасы
Кушаматлар «рубин төсле», «казанлылар», «иделчеләр», «кызыл-яшелләр»
Нигезләнгән 1958
Стадион Казан-Арена,
Үзәк стадион (запас стадион), (Казан)
Урыннар
саны
25 400[1]
Хуҗа Татарстан
Рәис Радик Шәймиев
Тренер Россия байрагы Рашид Рахимов
Лига Россия премьер-лигасы
2022/2023 ?.
Сайт www.rubin-kazan.ru
Штаб-фатир Казан, Россия
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Өй формасы
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Кунак формасы colours
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Өченче форма

Тренер — Хавьер Грасия. Рәсми нигезләнү датасы – 1958 ел, ләкин клуб 1939 елдан башка исеме белән чемпионатта уйнаган. 2008 елда «Рубин» Россияның Премьер Лигасы, беренче 7 турларында 7 мәртәбә җиңеп, лига арасында рекорд ясады.

Төп төсләре: якут төсендәге, яшел, кызыл-яшел.

Исемнәр үзгәртү

Тарих үзгәртү

Команда С. П. Горбунов исемендәге завод нигезендә оештырылды. 1948 елдан команда РСФСР чемпионатында катнаша. Россияның Премьер Лигасында 2003 елдан бирле уйный. Югары дивизионга чыгып, клуб хәзер үк бронза медальләрне җиңде, ә 2008 елда, үзенең 50 еллык юбилеена, чемпион булды, ә киләсе елда икенче тапкыр алтын титулын алды.

УЕФА ярышларында үзгәртү

2009-нче елда УЕФА Чемпионнар Лигасына чыгып Ноу Камп стадионына барып Барселонаны 1:2 исәбе (Рязанцев, Гөкдениз Карадениз, Златан Ибраһимович) белән җиңеп кайтты. Икенче уен Казанда 0:0 белән бетте. Шул ук елны Италиянең Интернационале клубы белән очрашты 2010 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган. һәм ике уенда бер очко алды. 2012 елның ноябрь аенда Рубин Италиянең "Интер"ын Казанда 3:0 исәбе белән тар мар итте, Миланда 2:2 исәбе булды. Чемпионнар Лигасының группасында 3-нче урын алып УЕФА купасына чыкты һәм Исраил клубын җиңеп Алманиянең «Вольсбург» клубына чыкты: җиңелде Рубин-Вольсбург уены 2010 елның 1 июнь көнендә архивланган.. 2009-2010 сезоны Рубин өчен бик әйбәт булып чыкты.

2012 елда Европа Лигасында Рубин үз төркемендә беренче урыннан плей-оффка җиңелмичә чыкты, «Интер» (Милан) Рубинга 0:3 оттырып икенче урыннан гына чыга алды.

2013 елның 14 февралендә Мадрид шәһәрендә Рубин азчылыкта икенче таймда уйнап Атлетиконы 0:2 исәбе белән җиңде. «Атлетико» - Европа Кубогы иясе (2012), УЕФА рейтингы буенча (2013) икенче Дөнья командасы.

2013 елның 20 декабрендә — 12 ел буе эшләп, Рубин футбол клубы тарихында иң зур нәтиҗәләргә ирештергән тренер Корбан Бердыевны эшеннән азат итте. 2014-2015 елларда «Рубин» клубын Ринат Билалетдинов җитәкли, 2015 елгы сезонда клубның уңышсыз старты сәбәпле вазифадан азат ителә, 2015-2016 елның маена кадәр Чалый җитәкли, 2016 елдан Хавьер Грасия баш тренеры итеп билгеләнә. 2017 елның маеннан Хавьер Грасия белән 4 елга төзелгән контракт вакытыннан алда өзелә, аңа клуб 10 млн евро акча түләргә тиеш[2].

2022. РПЛдан китү үзгәртү

2022 елда УЕФА РПЛ легионерларына контрактларны туктатырга рөхсәт итә. Рубин барлык легионерларны калдырып китте, алар төп уенчылар иде, шуның аркасында Рубин очып китте. «Уфа» ФК белән соңгы матчта «Рубин» хисап ачты, Виталий Лисакович пенальти сатты, әмма икенче тайм ахырында «Уфа» 2 туп кертте, соңгы секундларда судья пенальтиларны «Уфа» капкасына куйды, ул Лисакович кертә алмады инде. Шулай итеп, тарихта беренче тапкыр Казан клубы Русиянең беренче футбол лигасы. Кышкы тәнәфескә кадәр Рубин 3 нче урынны яулады, 1 урынга 3 очко җитте, әмма Леонид Слуцкий отставкага китәргә карар кылды. 2022 елның 15 ноябреннән баш тренер вазыйфаларын башкаручы итеп Юрий Уткулбаев билгеләнде. 2023 елның 28 гыйнварыннан ул баш тренер итеп билгеләнде. 2023 елның 12 апреленнән башлап баш тренер итеп Рәшид Рәхимов билгеләнде.

Россия чемпионатлары үзгәртү

Ел Лига Урын Уеннар Җинүләр Уртак нәтиҗәләр Җиңелүләр Туплар
1992 Беренче лига, «Үзәк» зонасы 5 34 15 9 10 43—30
1993 Беренче лига, «Үзәк» зонасы 8 38 19 6 13 48—46
1994 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 15/18 32 6 4 22 15—65
1995 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 17/22 42 12 6 22 32−56
1996 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 6/22 42 24 7 11 66−34
1997 Икенче лига, «Үзәк» зонасы 1/21 40 32 6 2 88−22
1998 Беренче лига 7/22 42 19 6 17 56—50
1999 Беренче лига 7/22 42 18 12 12 56—49
2000 Беренче лига 3/20 42 24 6 8 61—28
2001 Беренче лига 8/18 34 13 7 14 44—44
2002 Беренче лига 1/18 34 22 6 6 51−14
2003 Премьер-Лига 3/16 30 15 8 7 44—29
2004 Премьер-Лига 10/16 30 7 12 11 32—31
2005 Премьер-Лига 4/16 30 14 9 7 45—31
2006 Премьер-Лига 5/16 30 13 7 10 43—37
2007 Премьер-Лига 10/16 30 10 5 15 31—39
2008 Премьер-Лига 1/16 30 18 6 6 44—26
2009 Премьер-Лига 1/16 30 19 6 5 62—21
2010 Премьер-Лига 3/16 30 15 13 2 37—16
2011/12 Премьер-Лига 6/16 44 17 17 10 55—41
2012/13 Премьер-Лига 6/16 30 15 5 10 39—27
2013/14 Премьер-Лига 9/16 30 9 10 11 36—30

Рубин белән 2008 елгы Россия чемпионнары үзгәртү

Козко, Ревишвили, Рыжиков, Ансальди, Джефтон, Квирквелия, Орехов, Попов, Салуквадзе, Томас, Фёдоров, Шаронов, Баляйкин, Галиулин, Карадениз, Кобенко, Нобоа, Ребров, Рязанцев, Семак, Сибайя, Адамов, Бухаров, Милошевич, Кабзе

Рубин белән 2009 елгы Россия чемпионнары үзгәртү

Козко, Ревишвили, Рыжиков, Томас, Ансальди, Навас, Салуквадзе, Калешин, Орехов, Попов, Квирквелия, Шаронов, Быстров, Сибайя, Семак, Рязанцев, Нобоа, Баляйкин, Горбанец, Муравски, Карадениз, Касаев, Домингес, Бухаров, Портнягин, Кабзе

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү