Ромашкино нефть чыганагы

Ромашкино нефть чыганагы (рус. Ромашкинское нефтяное месторождение) — Идел-Урал нефть-газлы төбәгенең иң зур чыганагы. Татарстанның көньягында, Лениногорск районында, Әлмәттән 70 километр ераклыкта урнашкан.[1]

Геологик нефть запаслары 5 млрд тонна белән бәяләнә. Исбатлаган һәм чыгаруга яраклы запаслар саны 3 млрд тонна белән бәяләнә.

Ятмалар 1600-1800 метр тирәлектә яталар. Скважиналарның башлангыч дебиты 200 т/сәг-кә кадәр җитә. Нефть тыгызлыгы 0,80—0,82 г/см³, күкерт микъдары 1,5—2,1 %.

Татнефть компаниясе тарафыннан эшкәртелә.

Искәрмәләр үзгәртү