Роман — аерым кешеләрнең яки кешеләр төркеменең язмышлары хикәяләп бирелгән, характер һәм дөньяга караш формалашу процессы гәүдәләндерелгән зур күләмле эпик әсәр.Роман шәхси тормыш аша яшәешнең төп, нигез мәгънәләрен ачарга, объектив чынбарлыкның гомуми сыйфатларын, шул чор җәмгыятенең яшәү кануннарын, рәвешен чагылдырырга омтыла, ягъни бер язмышта, бер кеше тормышы мисалында иң характерлы, типик шартларны да гомумиләштереп тасвирлый.

Роман
Кана белән язылган исем ちょうへんしょうせつ
Һәштәге novels[1]
Эпонимик төркемнәр төркеме Төркем:Романнар төркемнәре[d]
 Роман Викиҗыентыкта

Тарихи роман роман, аның вакыйгалары үткән вакыйгалар фонында бара. Мондый Романның сюжеты, кагыйдә буларак, тарихи шәхесләрне җәлеп итеп, чын вакыйгаларга нигезләнә, әмма алар белән генә чикләнми. Тарихи контекст. Тарих ярдәмендә кешеләр һәр чорның үз үзенчәлекләре, көнкүреш шартлары, мәдәни нормалар һәм кагыйдәләр бердәмлеге барлыгын аңладылар.

Роман төрләре үзгәртү

Роман ике төргә бүленә:

Тематик яктан: үзгәртү

  • автобиографик
  • хәрби
  • детектив
  • документаль
  • мәхәббәт
  • интеллектуаль
  • тарихи
  • сәяси
  • маҗаралы
  • сатирик
  • сентименталь
  • иҗтимагый
  • фантастик
  • фәлсәфи
  • һ.б.

Структур яктан: үзгәртү

  • Шигъри роман
  • роман-памфлет
  • роман-кыйсса
  • роман-сага
  • роман-фельетон
  • кысалы роман
  • роман-агым
  • эпистоляр роман.

Чыганак үзгәртү

  • А.Г.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  1. #novels - Twitter Search / Twitter