Роберт Миңнуллин

татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Роберт Миңнуллин (1948 елның 1 августы, Башкортстан, Илеш районы, Нәҗәде авылы — 2020 елның 27 марты, Казан, Татарстан) — татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

Роберт Миңнуллин
Туган телдә исем Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин
Туган 1 август 1948(1948-08-01)
Башкортстан, Илеш районы, Нәҗәде авылы
Үлгән 27 март 2020(2020-03-27) (71 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Толстой урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, сәясәтче
Эш бирүче «Сабантуй» журналы һәм Казан утлары
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Клара Миңнуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Балалар улы Алмаз,
кызы Таңсылу[2]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1998) "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены
Каюм Насыйри премиясе
Сайт robertminnullin.ru

 Роберт Миңнуллин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

 
Хатыны - Клара Миңнуллина, «Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында хәзерге Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә — Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар» (1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында шигырьләре чыга. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5-нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен яза. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар.

Ул ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә» (1980), «Айга очтык» (1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р. Миңнуллин Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган җырлары билгеле.

Р. Миңнуллинның «Безнең авыл зоопаркы» (1988), «Энекәш кирәк миңа» (1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яулыйлар. «Дөньядагы иң зур алма» (1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә — Һанс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек була. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелә. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелә. 1997 елда Р. Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премисе бирелә. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Роберт Миңнуллин озак еллар «Казан утлары» журналында бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә — баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 19951999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 20002004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 19881994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан ;— Татарстан халык депутаты, 19901995 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан — «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы. Болардан тыш, Роберт Миңнуллин татар теленә башка шагыйрьләрнең шигырьләрен тәрҗемә итә.[3]

Шагыйрь 2020 елның 27 мартында озак авырудан соң вафат була.[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:


Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)