Робагый , шулай да әрбагый, ырбагый[1] (фар. رباعیдүртләтелгән) — дүртьюллык шигырь, Шәрык шигъриятендә киң таралган лирик жанр. Әлеге дүртьюллык логик-интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне белдерергә, мөстәкыйль кулланылырга тиеш.

Робагый
Фото
XVIII гасыр уртасы газәлләр һәм робагыйлар җыентыгын бите
Юнәлеш: Казан ханлыгы элитар музыкасы, фольклор, Шәрык классикасы
Чыганаклары: Фарсы әдәбияты
Башлану вакыты һәм урыны: IX-X гасырлар
Чәчәк ату чоры: XV-XVI йөзләр (татарларда)
Тугандаш: бәет, мөнәҗәт, иляһи, газәл, зикер, касыйда

Тарих үзгәртү

Жанр IX-X гасырда фарсы әдәбиятында Ханзалы Бәдгиси, Рудаки, Әбү Шакир Бәлхи шагырьләренең иҗатында формалаша[2]. XI гасырның мәшһүр астрономы Гомәр Хәйям 300гә якын робагый иҗат иткән[3][2]. Мәхмүд Кашгарыйның "Диван"ында кайбер дүртъюллыклар робагый жанрына карый[2].

Робагый Урта гасырларда Шәрык мәдәниятында зур урын алып торган классик жанрларының берсе. Фарсы шигърияте классигы Гомәр Хәйям нәкъ үзенең робагыйлары белән мәшһүр. Элитар жанр буларак, робагый Алтын Урда һәм Казан ханлыгының хан-вәзирләр сарайларында уен коралларына кушылып башкарыла[1]. Казан ханлыгы җимерелү белән татарларда халык авыз иҗаты сафларына керә[1].

Тасвирлама үзгәртү

Жанрда төрки халыкларда киң таралган рәдиф алымы киң кулланыла[2]. Эчтәлек буенча робагыйлар гадәттә фәлсәфи, гыйшкый, әхлакый характерлы[2]. Нигезендә гаруз метрикасында иҗат ителгән. Иң борынгы фарсы мисаллары музыка белән бергә иҗат ителгән, уен коралларына кушылып чыгарылган. Жанрның рифмалашу кануннары ААБА яки АААА, АБАБ, ААББ, АББА схемаларыннан гыйбарәт[2].

 
Гомәр Хәйям "Робагыйлар", Татарстан китап нәшрияте, 1986

Татар халкында үзгәртү

Татар халкында "робагый чыгару" төшенчәсе "бәет әйтү" һәм "мөнәҗәт әйтү" төшенчәсе белән бик тә якынлашкан[1]. Казан арты, Балык Бистәсе, Мамадыш, Биектау, Арча районнарының халык авыз иҗатында бүгенге көнгә кадәр халык робагыйлары үрнәкләре сакланып кала[1].

Робагый татар шигъриятендә киң таралган. Сәйф Сараи, Мифтахетдин Акмулла, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Әхмәт Исхак, Зыя Мансур, Нури Арслан, Зәки Нури, Рәдиф Гаташ, Әхмәт Саттар һәм күп башка шагыйрьләр бу жанрны кулланганнар[2]. Соңгы робагыйлар авторлары арасында мәшһүр Туфан Миңнуллин исеме дә тора[3].

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 29-40.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Фәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.78-79.
  3. 3,0 3,1 Робагыйлар beznenmiras.ru

Шулай да карагыз үзгәртү

Татар халык иҗаты