Риҗел (гарәп. رجل الجبارриҗл әл-җәббар — «Орионның аягы»[1]; Орион β, Орион бетасы, β Ori) — +0,18 күренмә йолдызча зурлыктагы Орион йолдызлыгының аклы-күкле үтә зур йолдыз.

Риҗел 1 а.б. ераклыкта (санакта эшләнгән сурәт)

Риҗел 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бу B8I-a спектр сыйныфылы йолдыз. Аның массасы 17 Кояшныкына тигез. Аның өслегенең температурасы 11 200 К тәшкил итә, ә яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 85 000 тапкыр артыграк. Димәк бу Галактиканың иң көчле йолдызларыннан берсе.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «сул табан очында якты йолдыз» дип атады[2]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «сул табанның яктысы» дип атады[3]. Тулы исем Риҗелелҗәббар булуы сәбәпле Әлҗәббар исеме да сирәк куллана.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Риҗел — аяк; Җәббар — Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 254.
  3. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 134.