Ри́ши (кай вакыт рши; санскр. ऋषि, санскр. (IAST) ṛṣi — «күрәзәче», «үткен акыл иясе») — Һинд динендә аларга Ходайлар Веда гимннарын ачкан хәкимнәр. Гимннар төзүчеләре булып саналган хәкимнәр исемнәре анукрамани индексында күрсәтелгән. Шуннан кала, аерым ришиларның һәм тулы гаиләләренең исемнәре текстларның үзендә очрый. Мәсәлән, Сварбхану Сурьяны (Кояшны) урлагач, Атри гаиләсе аны кайтара («Ригведа», 5. 40), "Ригведа"ның 7-енче мандаласында Васиштхаларга гимн бар һәм аларның нәсел башы бабалары мифик туу тарихы бар.[1]. Кайбер "Ригведа" гимннары авторлары булып хатын-кыз ришилар тора, мәсәлән: Вишвара Атрейи (5.28), Гхоша Какшивати (10. 39-40), Джуху Брахмаджая (10.109) һәм башкалар. "Ригведа"да ук Саптариши турында табабыз. Монда алар "илаһи", "аталар" эпитетын йөртәләр һәм Ходайлар белән бергә искә алыналар. Аларның билгеле исемнәре юк. Шатапатха-брахманада инде алар шәхесләнәләр һәм исемнәргә ия булалар. Ваю һәм Вишну Пураналарында җиде ришига тагын берәр өстәлә. Соңрак ришилар рәтенә Ману закон бирүчесе, Вальмики һәм Вьяса шагыйрьләре, Гаутама (Уддалака Аруни) (Гаутама Будда белән бутамаска) һәм башкалар кертелә. Вишну-пурана барлык ришиларны өч сыйныфка бүлә: Вишвамитра кебек патша ришилар, Нарада кебек илаһи ришилар, брахман ришилар, Васиштха кебек Брахма уллары һ.б.
Эпоста "риши" - батырлыклары яки язмалары, тәкъвалыгы яки зирәклеге белән мәшһүр тарихи шәхесләр атамасы гына. Ришиларның кайберәүләре шулай ук Праджапати санында да кабатлана, аларның саны шулай ук башта җиде булган, аннары сигез һәм хәтта ун булган. Җиде ришиларның иң борынгы хасияте буларак аларны Зур Җидегән йолдызлыгына тиңләштерү тора. Аларның саны (җиде) гадәттә Веда текстларында искә алынган төрле төркем каһиннәр саны белән бәйләнешкә куела.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Ригведа, перевод Т. Я. Елизаренковой