Риф Тойгынов — шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Язучылары берлеге идарәсе рәисе (2012—2014).

Риф Тойгынов

Тугач бирелгән исеме: Риф Галим улы Тойгынов
Туу датасы: 24 октябрь 1946(1946-10-24)
Туу урыны: Ырынбур өлкәсе, Акчура авылы, ССБР байрагы
Үлем датасы: 8 гыйнвар 2014(2014-01-08) (67 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү теле: башкорт теле

Риф Тойгынов 1946 елның 24 октябрендә Ырымбур өлкәсе Куандык районының Акчура авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укый. Хәрби хезмәттә була. “Совет Башкортстаны” (хәзер “Башкортстан”), “Ленинсе” (хәзер “Йәшлек”), “Башкортостан пионеры” (“Йәншишмә”) гәзитләре, «Агыйдел» журналы редакцияләрендә эшли.

Мәскәүдә СССР Язучылары берлегенең Югары әдәби курсларында белем ала. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире, директорның репертуар буенча урынбасары, Уфа дәүләт «Нур» татар театрында директорның репертуар буенча урынбасары вазифаларын башкара. 1997-2009 елларда Башкортстан Язучылары берлеге идарәсе рәисе урынбасары, 2012 -2014 елларда рәис йөген тартты.

Ул дистәгә якын проза һәм шигырь китаплары авторы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сергей Чекмарев, Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты.

Риф Тойгын Язучылар берлеген җитәкләгән елларда уңай үзгәрешләр башланган иде. Татар берләшмәсе җитәкчесе моңа кадәр әдәби консультант вазифасында торса, Тойгын татар берләшмәсе рәисен үзенең урынбасары итеп күтәрде. Нәкъ ул җитәкче булган елларда Татарстан Язучылар берлеге белән дустанә мөнәсәбәтләр ныгыды. Уртак бик күп чаралар, очрашулар узды. Риф Тойгын Башкортстандагы татар язучылары сүзләренә колак салып, киңәшләрен тотып эш итте.

2014 елның 8 гыйнварында Уфа каласында вафат.

Чыганаклар үзгәртү