Рифат Җамалетдинов

Рифат Марат улы Җамалетдинов (1996 елның 20 сентябре, Мәскәү, Россия) — Россия футболчысы, «Локомотив» клубы һөҗүмчесе, 17 яшькәчә яшьләр арасында Европа чемпионы (2013).

Рифат Җамалетдинов
Туган 20 сентябрь 1996(1996-09-20)[1] (27 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Локомотив һәм Рубин

 Рифат Җамалетдинов Викиҗыентыкта

Клуб карьерасы үзгәртү

Рифат Җамалетдинов 1996 елның 20 сентябрендә Мәскәүдә туа. Мәскәүнең «Локомотив» футбол мәктәбендә тәрбияләнүче, форвардның беренче тренеры — Виктор Федорович Артюхин[2]. Клубның төп составында Жемалетдинов 2016 елның 7 февралендә Португалиядә узган Кышкы җыелышта, Atlantic Cup турнирында өченче урын өчен үткәрелгән матчта беренче тапкыр чыгыш ясый. Бу матчта «Локомотив» Дания «Орхус»ына 1:2 исәбенә оттыра[3]. «Локомотив»ның рәсми сайты билгеләп үткәнчә, Рифат икенче таймда кырда аерылып торган һәм берничә гол мизгеле тудырган, ә команданың бердәнбер голы, Жемалетдинов фолына билгеләнгән пенальтидан, Алексей Миранчук тарафыннан кертелә[4]. Рәсми матчта дебют Төркиянең «Фенербахче» командасы белән Европа Лигасы 1/16 финалының җавап уенында була. Жемалетдинов матчның 81 нче минутында, Алан Касаевны алыштырып, кырга «Локомотив» файдасына 1:0 исәбе белән чыга һәм киләсе минутта ук сары карточка ала[5].

Россияның Футбол Премьер-Лигасында 2016 елның 30 апрелендә 26 тур матчында «Спартак»ка каршы матчта 76 нчы минутында Алан Касаевны алыштыра. 28 турда «Кубань»га каршы матчта очрашуны төп составында башлый.

2016 елның 21 маенда «Мордовия»га каршы 30 нчы тур матчында РФПЛда беренче гол кертә. Бу матчта ике туп кертә, команда 3:0 исәбе белән җиңә.

2016 елның 4 июлендә Казан «Рубин»ы белән контрактка кул куя[6]. 2018 елның 24 июнендә «Локомотив»ка әйләнеп кайта.

Җыелма команда карьерасы үзгәртү

2011 елда 1996 елда туган яшүсмерләр җыелма командасы өчен иптәшләрчә матчта дебют ясый. 2012 елда аның составында Виктор Банников исемендәге мемориалда катнаша, дүрт матч үткәрә һәм бер гол кертә. Мемориалда Украина җыелма командасына оттырып, икенче урынны ала[7]. Россиянең 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасы составында Европа яшүсмерләр чемпионатында катнаша. Беренче уенда ук Украина капкасына гол кертә[8]. Бу турнирда Җәмалетдинов барлык биш очрашуларда катнаша, нигездә, алмашка чыга.

2019 елның 30 сентябрендә, Шотландия һәм Кипрга каршы Евро-2020 сайлап алу турниры матчларына, беренче тапкыр төп җыелма командасына чакырыла[9].

Шәхси тормыш үзгәртү

Мәскәүне үзенең яраткан шәһәре дип атый, үзен интроверт дип саный[10]. Рифат Җамалетдиновның әтисе Марат — банкта директор урынбасары, әнисе Луиза — хуҗабикә. Милләте буенча татар, тамырлары Кучкай Пожары авылыннан. «Бизнес Online» интернет басмасына биргән интервьюсында:

«Мин үзем татар телен белмим, ә ата-аналарым аралаша. Тик мин курсларга язылырга һәм татар телен өйрәнергә телим. Туган тел бит»[11].

Казанышлары үзгәртү

2013 — Европа чемпионаты җиңүчесе (17 яшькә кадәр);

2015 — Европа чемпионатының көмеш призеры (19 яшькә кадәр);

2018/19 — Россия Кубогы Иясе;

2018/19, 2019/20 — Россия чемпионатының көмеш призеры;

2019 — Россия Суперкубогы Иясе

Клуб статистикасы үзгәртү

2021 елның 8 мартына булган мәгълүматлар буенча

Клуб Сезон Лига Кубоклар Еврокубоклар Барлыгы
Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар Уеннар Голлар
  Локомотив 2015/16 5 2 0 0 1 0 6 2
Барлыгы 5 2 0 0 1 0 6 2
  Рубин 2016/17 23 0 3 0 26 0
2017/18 21 2 2 1 23 3
Барлыгы 44 2 5 1 0 0 49 3
  Локомотив 2018/19 13 1 7 1 2 0 22 2
2019/20 23 2 1 0 5 0 29 2
2020/21 13 1 2 0 3 0 18 1
Барлыгы 49 4 10 1 10 0 69 5
Карьера дәвамында 98 8 15 2 11 0 124 10

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Страница Рифата Жемалетдинова на сайте РФС. әлеге чыганактан 2013-04-26 архивланды. 2013-05-17 тикшерелгән.
  3. Жемалетдинов: Моя задача — закрепиться в основе | ФК Локомотив.
  4. Заключительный матч в Португалии | ФК Локомотив.
  5. Протокол матча «Локомотив» — «Фенербахче», archived from the original on 2017-07-11, retrieved 2021-03-19 
  6. «Рубин» подписал контракт с Рифатом Жемалетдиновым 2016 елның 7 июль көнендә архивланган.
  7. Юношеская сборная России заняла второе место на турнире памяти Банникова. football.kulichki.net (2012-05-07).
  8. UEFA.com. Рифат Жемалетдинов — - ЕВРО U17.
  9. Назван состав сборной России по футболу на матчи с Шотландией и Кипром.
  10. Рифат Жемалетдинов: Сопернику жму руку посильнее!
  11. Рифат Жемалетдинов: «Хочу записаться на курсы и подучить татарский. Все-таки родной язык»

Сылтамалар үзгәртү