Ринат Шәмсетдинов

Ринат Әхмәд Улы Шәмсетдинов (1971 елның 23 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия регбичысы һәм регбилиг уенчысы, Россиянең спорт мастеры, квалификацияле регби тренеры[1]. Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы[2].

Ринат Шәмсетдинов
Туган 23 гыйнвар 1971(1971-01-23) (53 яшь)
Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре игрок в регбилиг

Биография үзгәртү

Ринат Шәмсетдинов 1971 елның 23 гыйнварында Казанда туа. Үз карьерасы дәвамында Казан «Стрела» өчен чыгыш ясаган. Регби-13 буенча алты тапкыр ил чемпионы, 2002 елгы Россия Кубогы иясе. Команда өчен 2005 елгы чакыру Кубогында чыгыш ясаган[3][4].

Россия җыелма командасы составында — 2001 елда студентлар арасында Европа чемпионатының көмеш призеры, 2002 елда Россия җыелма командасы составында Казан Үзәк стадионында АКШ җыелма командасын җиңә[5]. Шулай ук 2000 елгы регбилиг буенча дөнья чемпионатында өч матч уйный[6][7]. 2004 елда Яңа Зеландия буенча Россия җыелма командасы турнирында катнаша[8]. 2005 елда Европа чемпионатында (Европа милләтләре Кубогында) уйный[9].

Хәзерге вакытта регби тренеры булып тора, «Спектр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә балалар белән шөгыльләнә. 2017 елда Казанда спортның уен төрләре буенча иң яхшы тренер дип таныла[10]. Салмачы бистәсендә яши. Улы регби командасы өчен уйный[11].

2013 елда Шәмсетдинов суд приставлары тарафыннан кыйнала: аны, янәсе, законсыз төзелгән һәм сүтелергә тиеш булган таунхаустан куып чыгарырга маташалар[12].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тренеры. Шамсутдинов Ринат Ахмедович(үле сылтама) (рус.)
  2. Президенту Республики Татарстан Минниханову Р.Н. от жителей дома 23 по ул. Строителей, пос. Салмачи (рус.)
  3. Cougars prove to be streets ahead of tenacious Strela Yorkshire Post, 13 March 2005
  4. Powergen Challenge Cup(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка carnegiechallengecup.co.uk, 8 March 2006
  5. Международный турнир по регби-7 EMIRATES AIRLINES DUBAI RUGBY SEVENS(үле сылтама) (рус.)
  6. Профиль на сайте Rugby League Project (ингл.)
  7. Rugby League World Cup 2000 2002 елның 21 февраль көнендә архивланган. (ингл.)
  8. Russian National team is preparing for the tour to New Zealand 2007 елның 19 сентябрь көнендә архивланган. leagueunlimited.com, 4 August 2004
  9. France 80 Russia 0 2017 елның 4 сентябрь көнендә архивланган. rlef.eu.com
  10. Комитет физической культуры и спорта Казани подвел итоги спортивной жизни города за 2017 год(үле сылтама) (рус.)
  11. В КАЗАНИ СТАРТОВАЛИ СОРЕВНОВАНИЯ ПО РЕГБИ «REGBIST.RU» 2020 елның 28 октябрь көнендә архивланган. (рус.)
  12. В Казани судебные приставы избили чемпиона России по регби (рус.)