Ринат Таҗетдинов

драма һәм кино актеры, Камал театры артисты

Ринат Таҗетдинов (сәхнә псевдонимы Ринат Таҗи), Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (1938 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы) — драма һәм кино актеры, Камал театры артисты, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1982) халык артисты. Тукай премиясе (1967), ССРБ Дәүләт премиясе (1986), Дамир Сираҗиев премиясе (1999), Марсель Сәлимҗанов премиясе (2015), «Алтын битлек» премиясе (2016) лауреаты.
1989-2011 елларда Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.

Ринат Таҗетдинов
Туган телдә исем Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов
Туган 1 гыйнвар 1938(1938-01-01) (86 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ССРБ дәүләт премиясе РСФСР халык артисты - 1982 Татарстанның халык артисты - 1973 «Алтын битлек» премиясе - 2016
Дуслык ордены (РФ)
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2023 «ТАССРның 100 еллыгы» медале

 Ринат Таҗетдинов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм шул елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эш­ли.

Иҗаты үзгәртү

Яшь артистның сәхнәдә башкарган беренче рольләре үк театрга сәләтле, талантлы актер килүен раслый. Күркәм йөз-кыяфәт, сәхнәдәге темперамент-дәртлелек, киң иҗат диапазоны төрле пландагы (тарихи, социаль, трагик, лирик) баш каһарманнарны уйнау өчен юл ача. Театр сәхнәсендә, кинода, радио һәм телевидениедә озак еллар иҗат итү чорында, трагиктан башлап, үткен гротесклы образларның тулы галереясен тудыра[2].

Башкарган рольләре үзгәртү

  • Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә» Аяз Гыйләҗев
  • Мирвәли — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев
  • Глумов — «Котырган акчалар» Александр Островский
  • Карандышев — «Бирнәсез кыз» Алексей Островский
  • Галиәсгар Камал — «Тукай» Әхмәт Фәйзи
  • Дивана — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
  • Муса Җәлил — «Муса Җәлил» Нәкый Исәнбәт
  • Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт
  • Мулланур Вахитов — «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
  • Бики — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
  • Баһави — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
  • Эзоп — «Кол» (Эзоп) Г. Фигерейдо
  • Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» Чыңгыз Айтматов
  • Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов
  • Чешков — «Чит кеше» И. Дворецкий
  • Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
  • Шәйхи бабай, Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
  • Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл» (Дуэль) Мар Байҗиев
  • Дәүләт-бәй — «Айдын» Җ. Җафарлы
  • Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» Диас Вәлиев
  • Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
  • Тартюф — «Тартюф» Ж.-Б. Мольер
  • Коновалов — «Һаваларда йолдыз» Максим Горький
  • Кол Гали — «Кол Гали» Нурихан Фәттах
  • Муса — «Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин
  • Галимулла — «Хушыгыз!» Туфан Миңнуллин
  • Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз» Туфан Миңнуллин
  • Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» Уильям Шекспир
  • Лоренцо — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
  • Идегәй — «Идегәй» Юныс Сафиуллин
  • Хәлиулла — «Илгизәр+Вера» Туфан Миңнуллин
  • Сократ — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
  • Хәнәви — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким
  • Әнвәр — «Мин төш күрдем» Зөлфәт Хәким
  • Чабар — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
  • Әнәс Әдрәсович — «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев
  • Летренкье — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
  • Хафиз — «Мирас» Гафур Каюмов
  • Нургазиз — «Дивана» Туфан Миңнуллин
  • Нургали — «Шулай булды шул» Туфан Миңнуллин
  • Клотальдо — «Тәкъдир» (Жизнь есть сон) Педро Кальдерон
  • Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев
  • Бессеменев — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький

Фильмография үзгәртү

  • «Кабулдагы миссия» (Миссия в Кабуле)
  • «Алар бәхетле булачак» (Они будут счастливы)
  • «Күктау»
  • «Бөркетләр» (Орлы)

«Алтын битлек» премиясе үзгәртү

 
«Алтын битлек» премиясе билгесе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү