Ринат Камал

Ринат Камал (псевдоним, тулы исеме Ринат Әлтәф улы Камалов, баш

Ринат Камал (псевдоним, тулы исеме Ринат Әлтәф улы Камалов, баш. Ринат Әлтәф улы Камалов) – язучы. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2010). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). Башкортстанның халык язучысы (2022).

Ринат Камал

Ринат Камал
Тугач бирелгән исеме: Ринат Әлтәф улы Камалов
Туу датасы: 28 июнь 1954(1954-06-28) (69 яшь)
Туу урыны: Мәчетле районы, Дуван-Мәчетле авылы, БАССР
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1993-хәзергәчә
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Бәла» (1993)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2010)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 28 июнендә БАССР Мәчетле районы Дуван-Мәчетле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, күмәк хуҗалыкта эшли. Армиядән кайткач, Уфада медицина институтының 1 курсын төгәлли. Аннан дәүләт университетын (1980) тәмамлый. Учалы һәм Мәчетле районнарында укыта. Радиокомитетта хәбәрче (1985-1990), БР язучылар берлегендә пропаганда бюросы җитәкчесе (1990), «Агыйдел» журналы әдәби хезмәткәре(1991-2005), Уфа китап нәшриятында бүлек мөдире (2005 елдан).[1]

Иҗаты үзгәртү

Беренче китабы – «Бәла» (1993). «Таня-Таңсылу» (1996) романы нигезендә милли нигезләреннән ерагайган кеше трагедиясе ята. «Мәхәббәт дошманнары» (2001), «Озынтал» (2004) китаплары чыкты. «Әлфира» (язучының хатыны исеме белән аталган)[2] (2004), «Агай-энеләр» (2005), «Варис» (2006), «Беләзекүл» романнары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Башкорт белешмәлеге(үле сылтама)(башк.)

Беләзекүл (роман)(башк.)

Әдәбият үзгәртү

  • Р. Гәрәева. Р. Камал иҗатына бер караш (китапта: Тормыш дөреслеге һәм әдәби осталык мәсьәләләре). Уфа, 2005.