Габитов Ринат Хәмит улы (1 февраль 1943 ел — 16 июнь 2016 ел) — фән-галим-хокук белгече. Халыкара информатизация академиясенең мөхбир әгъзасы (1995), юридик фәннәр докторы (2000), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2000).

Ринат Габитов
Туган 1 февраль 1943(1943-02-01)[1]
Бекетово, Подлубовский сельсовет[d], Кырмыскалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 16 июнь 2016(2016-06-16) (73 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре хокук белгече, университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: профессор һәм юридик фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Ринат Хәмит улы Габитов 1943 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Бозаяз районы[2] Бекетов авылында туа.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аннан 1975 елда тәмамлый.

Хезмәт юлын Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында башлый һәм гомер буе шунда эшли. 19952011 елларда Экология, хезмәт һәм финанс хокукы кафедрасы мөдире була. 1986 елда «Атмосфера һавасын хокукый саклау» темасына — кандидатлык, 2000 елда «Заманча шартларда җир атмосферасын хокукый саклауның теоретик проблемалары» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Галим 2016 елның 16 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре экологик хокук проблемаларына багышлана. 100-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Теоретические проблемы организации правовой охраны атмосферы Земли в современных условиях. Уфа, 2000.
  • Теория воздухоохранного права. Уфа, 2003.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2000)
  • Башкортстан Республикасы Фән, югары һәм урта һөнәри белем бирү дәүләт комитетының Мактау кәгазе

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Габитов Ринат Хәмит улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 30 гыйнвар 2021)
  • Ринат Хәмитович Габитов 2007 елның 9 февраль көнендә архивланган. 2007 елның 9 февраль көнендә архивланган.