Римма Ибраһимова

Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова — татар эстрада җырчысы (сопрано), Татарстан АССРның атказанган (1978) һәм халык (1984) артисты. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1984).

Римма Ибраһимова
Туган телдә исем Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова
Туган 15 июль 1950(1950-07-15) (73 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Түбән Кенә авылы
Яшәгән урын Татарстан урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре җырчы, педагог
Балалар улы Фәрит,
кызы
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Татарстанның халык артисты
Муса Җәлил премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1950 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Әнисе оста гармунчы, әтисе моңлы тавышлы җырчы була. Римма балачактан ук җыр-моң дәрьясында булып, күңеленә татарлар моңын сеңдереп үсә. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәренә килә, эшкә урнаша, мәшһүр Сара Садыйкова М. Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Остазының киңәше белән булачак җырчы Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Ул Римманы Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Монда ике ел укып кайткач атаклы җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында укый. Аны 1979 елда тәмамлый һәм 19671994 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли[2]

Римма Ибраһимованың халкыбыз иҗатын тирән белүе, халык көйләрен һәм композиторларыбызның әсәрләрен үзенчәлекле кабатланмас тавышы белән җан җылысын кушып башкаруы, югары сәхнә культурасы татарларның тирән ихтирамын казанды. Аны Татарстанда гына түгел, БДБ илләрендә, Польша, Финляндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз итеп, яратып, алкышлап каршы алалар.

Римма Ибраһимова даими эзләнүчән, иҗади эшләүче сәнгатькәр. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде.

2007 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

1998 елдан лаеклы ялда булса да ул сәхнәдән аерылмый. 2007 елда үзе тәмамлаган Казан мәдәният һәм сәнгать институтында татар театр эстрадасы кафедрасында вокал укытучысы буларак, яшь талантларны үстерүгә үз өлешен кертә[3] Туган ягы, андагы үзешчән сәнгать коллективлары белән дә якын элемтәдә яши.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1984 елда Муса Җәлил премиясе, 1978 елда Татарстан АССР атказанган артисты, 1984 елда исә Татарстан АССР халык артисты исеме бирелде.

Бүгенге көндә Римма Ибраһимованың улы Фәрит Таишев татар эстрадасында ышанычлы адымнар белән килә. Сәнәгать бизнесында эшли[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Ибрагимова Римма Мубараковна. 2016 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган. Сайт Татгосфилармонии
  3. Таишева Римма Мубараковна. 2018 елның 12 июль көнендә архивланган. Сайт КазГИК
  4. [1]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү