Риза Ишморат

татар драматургы, режиссёр, тәрҗемәче, публицист, мемуарист, прозаик.

Риза Ишморат, тулы исеме Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов — татар драматургы, режиссёр, тәрҗемәче, публицист, мемуарист, прозаик.

Риза Ишморат
Туган телдә исем Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов
Туган 1 ноябрь 1903(1903-11-01)
Башкортстан АССР, Яңавыл районы, Бәдрәш авылы
Үлгән 29 октябрь 1995(1995-10-29) (91 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия[1]
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре драматург

 Риза Ишморат Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Әдип 1903 елның 1 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Яңавыл районы Бәдрәш авылында туа. Мәктәп–мәдрәсәләрдә укып белем алганнан соң, Уфадагы педагогик курсларны тәмамлый.

1923 елда Р.Ишморат Казанга килә һәм Татар театр техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Татар Дәүләт академия театрына режиссер булып эшкә урнаша, әдәбият–сәнгать бүлеге җитәкчесе була.

19271930 елларда Ленинград сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате буенча югары курсларда укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта – хәрби мөхбире, соңыннан җаваплы мөхәррире сыйфатында Воронеждан Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында каты яралана. Сугыштан соң тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Драматургның беренче әсәрләре 1926 елда дөнья күрә. Шуннан соң ул үзенең «Данлы чор», «Ил өчен», «Ватан», «Гөлзадә», «Бүләк», «Кайту», «Яңа Бистә», «Үлмәс җыр», «Давылга таба», «Якты юл», «Якын дус», «Алар дүртәү иде» һ.б. әсәрләрен иҗат итә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде. Риза Ишморат 1995 елда вафат булды.

Оныгы Айрат Ишморатов - композитор, 1998 елдан Канадада яшәп, иҗат итә.

Гаилә хәле үзгәртү

  • Беренче хатыны (1923 елда өйләнгән) ― Сәгадәт. Кызлары Гөлнар (1936). Гөлнарның ире Хәйдәр. Аларның кызы Этери (1968). Этери кызлары Анна (1989), Юля (1996).
  • Икенче хатыны (1937 елда өйләнгән) ― Рәшидә Җиһаншина (1917―2003).
    • Өлкән улы Рафаил (1938). Рафаилның хатыны Рәзимә (Гатина, 1938). Аларның уллары Антуан (1967), Айрат (1973).
      • Антуанның хатыны Эльвира (Мәһдиева), балалары Ринат (1997), Камилла (2000). Айратның хатыны Эльвира (Мисбахова), кызлары Алина (2003).
    • Кече улы Рөстәм (1940). Рөстәмнең хатыны Александра (Михеева). Кызлары Снежана (1972), Ирма (1981).
      • Снежананың ире Игорь, балалары Инга (1996), Марат (2003). Ирманың улы Степан.
  • Өченче хатыны (1946 елдан) ― Фатыйма. Уллары Фәрит (1946). Фәрит 3 тапкыр өйләнгән, балалары: Даниядән ― Айсылу (1972), Гөлфиядән ― Фәрхәт (1976), Татьянадан ― Тимур (1981). Айсылуның кызы Айнур (1994).
  • Дүртенче хатыны (1948 елдан) ― Рәисә Ишморатова (Чабдарова, 1917―1997). Рәисәнең үз улы Геннадий (1939). Уртак уллары Равил (1949). Равилнең балалары: Зоядан ― Тимур (1975), Рәхиләдән Марат (1980).[2].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #142622907 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Рустам Ишмуратов. Ишмуратовы. // Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. К.:ТКИ, 2012. стр. 372-373. ISBN 978-5-298-02215-6

Сылтамалар үзгәртү