Ридик Фәсхетдинов

Фәсхетдинов Ридик Әхмәт улы (1940 елның 16 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Темәс2022 елның 16 мае, РФ, БР, Уфа) — баянчы. РСФСР-ның атказанган (1989), Башкорт АССР‑ының халык (1982) артисты. Салават Юлаев ордены кавалеры (2015).

Ридик Фәсхетдинов
Туган 16 март 1940(1940-03-16)
Темәс, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 16 май 2022(2022-05-16)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре музыкачы

Биографиясе үзгәртү

Ридик Әхмәт улы Фәсхетдинов 1940 елның 16 мартында Башкорт АССР-ының Баймак районы Темәс авылында туган.

1962 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый (П. С. Петрова классы). Аннан соң Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле (Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле) концертмейстеры була.

1975 елда Башкорт телевидениесендә музыкаль программалар режиссеры була.

1975 елдан алып Башкорт филармониясенең Халык музыка кораллары милли оркестрының баянчы-солисты, 2004 елда солисты итеп билгеләнә.

2022 елның 16 маенда 82 яшендә вафат [1][2].

Репертуары үзгәртү

Репертуарында Н. Я. Чайкинның баян белән оркестр өчен концерты, халык җырлары һәм инструменталь көйләре, дөнья халыклары музыкаль әсәрләре.

Хөсәен Әхмәтов, Нур Даутов, Заһир Исмәгилев, Александр Ключарев, Рим Хәсәнов һәм башка композиторлар әсәрләре һәм баян өчен эшкәртмәләр.

Башкорт, татар, рус, афган, венгр, монгол, пакъстан халык музыка темаларына попурри.

Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате казнасында (1961) катнаша.

Мәскәү—Дрезден—Рим—Флоренция—Венеция—Варшава маршруты буенча «ЮНЕСКО-ның дөнья мәдәни казанышлары. Цивилизацияләр диалогы» экспедициясендә (2002) катнаша.

ССРБ, Россия буйлап һәм дөньяның 24 илендә гастрольләрдә була.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Салават Юлаев ордены (2015)
  • РСФСР-ның атказанган артисты (1989)
  • БАССР-ның халык артисты (1982)
  • БАССР-ның атказанган артисты (1974)
  • Халыкара халык музыка кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре конкурс-фестивале дипломанты (Магнитогорск, 2007).

Сылтамалар үзгәртү

  • Ишкинина Г.Ә. тәрж Ризуанова Г.Һ. Фәсхетдинов Ридик Әхмәт улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү