Республика Йорты

Республика йорты, Җөмһүрият йорты - Башкортстанның баш хөкүмәт йорты. Җөмһүрият йорты 5 катлы. Диварларны кирпеч. Йорт яклары 90 га 105 метр булган, эчке ихаталы тура почмак бинаны тәшкил итә. Ихатада эчке юл белән бикле икенче бина урнашкан.

Истәлекле урын
Республика Йорты
баш. Республика йорто, рус. Дом Республики
Шәһәр Уфа
Урын Башкортстан һәм Уфа
Лаихә авторы Залегаллер В. Б., Паечкин Ю. П.
Төзүче «Башнефтезаводстрой»

Уфа шәһәрендә Тукай урамы, 46 йорт адресындагы бу бинада Башкортстан Республикасы Башлыгы, Башкортстан Конституция Суды , Башкортстан Хөкүмәте штаб-фатирлары урнашкан.

Бина кулланылышка 1979 елда тапшырылган.

Тарих үзгәртү

 
Башкортстан Җөмһүрият йортында Башкортстан Республикасы Башлыгы штандарты

Йорт Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Аның урынында XIX гасырда, XX гасыр башында Җәмигъ мәйданы була, уртасында Воскресенск кафедраль соборы — 1841 елдан Уфаның төп православ корамы булып тора (XX гасырның 30 нчы елларында җимертелә).

Җөмһүрият йорты каршындагы мәйданда барельефлар белән бизәлгән, эргәдә Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) бакчасы, анда скульптуралар һәм фонтаннар урнашкан.

Бина янында урнашкан сквер дәүләт эшмәкәре Зыя Нуриев исемен йөртә.

 
Республика Йорты.

Искәрмәләр үзгәртү