Ренат Камалетдинов

Ренат Рифкать Улы Камалетдинов (1954 елның 7 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — совет футболчысы, ярымсакчы, футбол һәм мини-футбол буенча тренер.

Ренат Камалетдинов
Туган 7 гыйнвар 1954(1954-01-07)[1] (70 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре футболчы

Биография үзгәртү

Ренат Камалетдинов 1954 елның 7 гыйнварында Казанда туа.

Казанның «Хезмәт резервлары» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнгән[2]. Ярымсакчы позициясендә уйный.

1972 елда, Сумкаетта узган «Надежда» турнирында үзен күрсәткәч (аны иң яхшы футболчы дип таныйлар) Бакының «Нефтчи» клубында уен карьерасын башлый[3].

«Нефтчи» составында ССРБ чемпионатының югары лигасында, 1 гол кертеп, 7 матч уздыра. Әзербайҗан командасы сезон нәтиҗәләре буенча соңгы, 16 нчы урынны ала һәм беренче лигага чыга.

Шуннан соң Мәскәү «Спартак» ына аның башлыгы Николай Старостин белән күчү турында килешә, гариза яза, тик, футболчылар күпләп чыкканнан соң, Әзербайҗан ССР КП беренче секретаре Һейдәр Әлиев КПСС Үзәк комитетына 73нче сезонда «Нефтчи» клубыннан беркем дә китмәячәге турында Карар кабул итә. Камалетдинов «Нефтчи» да кала, әмма 73 сезон дәвамында ил беренчелегендә 1 матч һәм Кубокта 2 матч уздыра[3].

1974 елда икенче лигада чыгыш ясаган Казанның «Рубин» клубына күчеп килә. Сезон нәтиҗәләре буенча, «Рубин» беренче лигага чыга. Беренче елдан ук Камалетдинов биш сезон эчендә 198 матч үткәреп һәм 27 туп кертеп, казанлыларның төп футболчысы була[4].

1979 елда икенче лигада чыгыш ясый торган Яр Чаллының «Турбина» клубына күчә. Камалетдинов Ленинградның «Зенит», Акмәсҗитнең «Таврия» «Куйбышевның «Крылья Советов» командаларыннан тәкъдимнәр булган, тик гаилә хәле буенча республиканы ташлап китәргә теләмәгән[5].

Алга таба Казанның «Хезмәт резервлары», «Электрон», «Волна», «Тасма» футбол командалары, Казанның «Космос» һәм «Приволжанин», Яшел Үзәннең «Диана» мини-футбол командалары өчен чыгыш ясый[2].

1989 елда, сезонны «Рубин» составында уйнаучы тренер сыйфатында буларак карьерасын тәмамлый. 1990 елда тренер Иван Золотухинны ассистентлап, тренерлык эшенә туплана[5]. Аннары Казанның «Приволжанин», «Ядрана»,«КАИ-Олимп», Төмәннең «Төмән», Мәскәүнең «Спартак», Казакъстанның «Актюбрентгена» һәм «Актобе-БТА» мини-футбол командалары тренеры булып эшли[2].

Казанда яши, мини-футбол буенча тренер булып эшли[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.rubin-kazan.ru/ru/news_items/8540-renatu-kamaletdinovu-65
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 РЕНАТУ КАМАЛЕТДИНОВУ – 65!. 2020-06-22 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Ренат Камалетдинов: «Я не сыграл в «Спартаке», зато я его потом тренировал». 2020-06-22 тикшерелгән.
  4. Камалетдинов Ренат Ревкатович, 03.01.1954, футболист. 2020-06-22 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Ренат Камалетдинов о футболе разных времен — Реальное время. әлеге чыганактан 2020-06-25 архивланды. 2020-06-22 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү