Ре́крут ( фр. récruter — гаскәр туплау) — хәрби хезмәткә алынган шәхес, никрут һәм, гомумән, хәрби хезмәткә алыну. Рекрут уставы 1831 елның 8 июнендә раслана.

«Рекрутны озату». Илья Репин, 1879

Тарих үзгәртү

XVIII гасыр башыннан (1699 елгы патша фәрманы белән) Россия империясендә даими гаскәрне туплау, тулыландырып тору халыктан рекрут алу ысулы аша башкарыла башлый. 1705 елгы Петр I фәрманы белән ул көченә керә. Гаскәргә алынган шәхес гомере буе армиядә хезмәт итәргә тиеш була. Баштарак православие динендәге рус халкыннан гына рекрут алынса, 1720 елда финнардан, 1722 елда мари, мордва, 1725 елдан яһүд халыкыннан да рекрут алына. Петр I заманында ислам динендәге Казан татарларыннан, мәҗүси динендәге удмурт, чуашлардан рекрут алынмый әле.

Рекрут уставы үзгәртү

Рекрут уставы буенча, сугыш булмаган тыныч елларда халык санын алуда катнашкан һәр 1000 кешедән 2-5 рекрут (крестьян, мещан, солдат балалары), сугыш елларында һәр 300 кешедән 2-8 рекрут алына. 1812 елгы Ватан сугышында 3 тапкыр рекрут алу була. Сугыш чорында даими гаскәрдән тыш, вакытлы гаскәр — ополчениегә дә алалар (кем кулына корал тотып сугыша ала, шуларны язалар).
Рекрут алу һәм аларны туплап, гаскәрләргә озату өчен рекрут тупланмалары идарәсе оештырыла. Идарәдә рәислек итүне губерналарда губернаторларның үзләренә, өязләрдә — өяз дворяннары җәмгыяте җитәкчесенә йөклиләр. Рекрут алу көз көне игълан ителүче патша манифестыннан соң башлана. Губернатор, манифестны кулына алгач, губерна рекрут комитеты төзи, шәһәрләрдә һәм өязләрдә полиция аша халыкка хәбәр итә. Әлеге комитет рекрут җыю урыннарын һәм кайсы өяз күпме рекрут бирергә тиешлеген билгели. Рекрут алу вакыты 1-15 ноябрь, 16-30 ноябрь, 1-15 декабрь аралыгында үтә.
Рекрутка алынучыга таләпләр: сәламәт булу, 20-30 яшьтә булу, буе 2 аршын, 1 вершоктан (155 см) артыграк булу.
Устав нигезендә, үзең өчен хезмәт итәргә теләүчене (наёмщик) ялларга, яки акча түләп (500-1000 сум), рекрутлыктан азат ителергә мөмкинлек бирелә.
«Хәрби хезмәткә яраклы» дип табылган рекрутлар бераз вакыт тупланган урыннарында кала, казна хисабына тотыла. Монда рекрутлар патшага тугърылыклы булырга ант итә (присяга бирә), 300-500 кешелек командалар оешкач, хәрби хезмәт урынына озатыла.

Хәрби бурыч уставы үзгәртү

1874 елның 1 гыйнварында Александр II хәрби бурыч уставын (рус. Устав воинской повинности) раслый. Аның буенча, барлык кешеләргә дә хәрби хезмәт үтәү бурычы йөкләнә. Хәрби хезмәтне алыштыру (үз урыныңа кеше яллау, яки акча түләп бармый калу) бетерелә. Кайбер ташламалар кертелә: сәламәтлеге начар булу сәбәпле, гаилә хәленә, белеменә, милләтенә, дәрәҗәсенә, шөгыленә, милкенә карап, хәрби хезмәттән вакытлыча яисә бөтенләй азат ителү (Россия халкының ~10% халкына) мөмкинлеге. «Рекрут» сүзе урынына «хезмәткә яңа алынган» (рус. новобранец) сүзе кулланыла башлый. Өязләрдә рекрутлардан исемлек төзелә, шобага салына. Шобага буенча «хәрби хезмәт» чыккан кеше армиягә китә.
Хәрби хезмәткә 21 яшьтән алалар. 15 ел хезмәт итү карала: 6 елы (флотта 7 елы) даими гаскәрдә, соңгы 9 елы запаста. Гаскәри 40 яшькә кадәр ополчениедә исәпләнә. 40 яшьтә хәрби хезмәттән азат ителә.
Ополчение гаскәре ике төрле була: яшьрәкләрдән төзелгәне — кыр гаскәрләре, икенчесе — резерв гаскәр.
1876 елда хәрби хезмәт 5, 1878 елдан 4, 1905 елдан 3 елга калдырыла.

Инкыйлабтан соң үзгәртү

1917 елдан соң патша хәрби оешмалары юкка чыгарыла. Кызыл гаскәрне туплау эшче, крестьян һәм солдат депутатлары шуралары аша башкарыла.

1918 елның 8 апрелендә чыккан РСФСР ХКШ декреты белән хәрби эшләр буенча волость, өяз, губерна, хәрби округ комиссариатлары (военкомат) төзелә. Хәрби комиссариатларга хәрби хезмәткә алу һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның исәп-хисабын алып бару бурычы йөкләнә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Бескровный Л. Г. Российская армия и флот в XVIII веке. М., 1958.
  2. Быконя Г. Ф. Казачество и другое служебное население Восточной Сибири в XVIII — начале XIX века. Демографо-сословный аспект». Красноярск, 2008. ISBN 978-5-85981-287-5

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү