Регенерация (лат.  regeneratio - кире туу, торгызыну) - биологиядә: тере организмнарның югалтылган яки яраланган өлешләрен калган өлештән кире торгызуына мөмкинлеге. Төрле организмнарда регенерация төрле дәрәҗәдә үсеш алган: мәсәлән, умырткасызларда ул ныгырак үтә (гидраны йөз өлешкә бүлсәк, һәр өлештән яңа гидра үсеп чыгар[1]; ә умырткалылар шулай торгызына алмый (кешене ике өлешкә киссәк - бу өлешләрдән ике кеше булмас). Әмма кеше дә регенерация итә ала: аның яралары кире торгызылып чыга. Шулай ук, саламандралар һәм тритоннар югалтылган аякларын һәм койрыкларын, кәлтә еланнар - койрыкларын кире тудыра ала. Кошлар һәм җәнлекләр шулай нык эшләми: эт койрыгы торгызынмый. Регенерация ике төргә бүленә: репаратив һәм физиологик.

Гидра

Регенерация нигезләре үзгәртү

 
Тычкан эмбрионы ана күзәнәкләре

Регенерация нигезендә организмның гади үсеше принциплары ята. Регенерация ана тукыма күзәнәкләре белән ясала. Үз ана күзәнәкләре һәр органда һәм һәр тукымада бар, алардан бу органның күзәнәкләре генә ясала. Әмма сөяк миендә "уртак" ана күзәнәкләре урнаша. Алар да ике төргә бүленә: гемопоэтик (алардан кан үсеш ала) һәм стромаль (грек. "строма" - "подстилка"). Стромаль күзәнәкләрдән барлык башка күзәнәкләр ясала. Нерв күзәнәкләре дә стромаль күзәнәкләрдән ясала.

Карт кешеләрнең сөякләренең начар кушышуы стромаль күзәнәкләренең азлыгы/юклыгы белән бәйлиләр.

Ана күзәнәкләре кан белән күчә.

Әгәр организмга үз стромаль күзәнәкләре җитеп булмаса, аңа яңа күзәнәкләр кертеп ярдәм итәргә була. Мәсәлән, инсультка җитергән тычкан миенә стромаль күзәнәкләр кушсак, өлешле торгызыныш була.

Регенерация төрләре үзгәртү

Репаратив регенерация - яраланудан үлгән структуралар алмашуы.

Физиологик регенерация - гади яшәү процессында тукымалар эзлекле рәвештә алмашуы.

Ана күзәнәкләренең медик кыйммәтлеге үзгәртү

 
Кешенең ана күзәнәкләре

Ана күзәнәкләрен кулланырга өйрәнсәк, кеше күп бәлалардан коткарына ала. Шул турында төрле гыйльми эшләр әйтә. Стромаль күзәнәкәрен бала кендегеннән алырга мөмкин. Бу якын киләчәктә безгә бик күп яңа дарулар ясарга мөмкинлек бирер дип фаразлана.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл. / Б. Ф. Сергеев; Худож. Бапагина, С.В. Наугольных, О. А Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 8398 ил.

Шулай ук кара үзгәртү