Рафаэль Мөгыйнов

Рафаэль Шәрип улы Мөгыйнов (1929 елның 29 гыйнвары, Сарман авылы, Сарман районы, Татарстан АССР, ССРБ) — отставкадагы эчке хезмәт полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы (1984—1993).

Рафаэль Мөгыйнов
Туган 29 гыйнвар 1929(1929-01-29) (95 яшь)
Сарман, СССР
Яшәгән урын Академик Кирпичников урамы[1]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Рафаэль Мөгыйнов 1929 елның 29 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман авылында туган.

1950 елда Казан юридик институтын (элеккеге Совет хокукы институты, хәзерге Казан университетының юридик факультеты) тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1950—1952 елларда Татарстан АССРның Морты районы прокуратурасында тикшерүче булып эшли. 1952—1958 елларда — Татарстан АССРның Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе. 1958—1965 елларда ТАССР прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, тикшерү бүлеге прокуроры, прокурорның өлкән ярдәмчесе булып эшли.

1965 елда Рафаэль Шәрип улы КПССның Татарстан өлкә комитеты административ органнары бүлегенә инструктор вазыйфасына күчерелә. 1970 елның июнендә Республика эчке эшләр министрының кадрлар буенча урынбасары вазыйфасына билгеләнә һәм бу вазыйфада 14 ел эшли. 1985 елның маенда ССРБ ЭЭМ академиясе каршындагы юридик читтән торып уку Мәскәү филиалының бүлек башлыгы вазыйфасына билгеләнә. Бу вазыйфада 1993  елга кадәр эшләгән. 1993—1994 елларда шул ук югары уку йортта өлкән укытучы була, ә соңрак Россия ЭЭМ Казан юридик институтының кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары һәм җитәкчесе булып эшли.

Шулай ук Мөгыйнов иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә: 1970—1980 елларда Татарстан АССРның «Динамо» ФСҖ советын җитәкли[2].

2019 елның февралендә Россия ЭЭМ Казан юридик институтында Рафаэль Шәрип улы Мөгыйновны 90 яшьлеге уңаеннан котлаганнар, анда аңа тантаналы шартларда «милициядә хезмәт иткән өчен» иҗтимагый бүләген тапшырганнар[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • «Почёт Билгесе» ордены (1967) — хезмәт бурычын үрнәк үтәгән өчен;
  • «Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме (1979) — эштәге уңышлары өчен;
  • Татарстан АССР Югары Советы Президиумының һәм ССРБ Эчке эшләр министрлыгының мактау грамоталары;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты (2018)[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. ПОЗДРАВЛЕНИЕ С ДНЕМ ПОБЕДЫ ВЕТЕРАНОВ ДИНАМОВСКОГО ДВИЖЕНИЯ 2021 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
  3. Центр «ЗВЕЗДА» поздравляет Рафаиля Мугинова с 90-летием, archived from the original on 2021-10-26, retrieved 2022-01-04 
  4. Список поощренных Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета Республики Татарстан 2021 елның 26 октябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү