Рамил Хәвис улы Харисов (1977 елның 18 мае, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия Югары лигасында 2 матч уйнаган Россия футболчысы (ярымсакчы), РФ 3 нче лигасының «Үзәк» зонасы чемпионы (1997, Казан «Рубин»ы составында).

Рамил Харисов
Туган 18 май 1977(1977-05-18)[1] (46 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[2]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин, КАМАЗ, Знамә[d], Алнас, Алнас, Черноморец[d], Восход[d], Содовик, Оренбург һәм Динамо[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Рамил Харисов 1977 елның 18 маенда Казанда туа. Казанның Урицкий исемендәге спорт клубы тәрбияләнүчесе. 18 яшендә Яр Чаллы «КАМАЗ»ы дублендә чыгыш ясый башлый. 1996 елда Казанга әйләнеп кайта һәм өч сезон дәвамында «Рубин» өчен чыгыш ясый. Аның составында 1997 елда икенче дивизионның «Үзәк» зонасы җиңүче була. Алга таба «Автомобилист» (Ногинск) һәм «Алнас» (Әлмәт) өчен чыгыш ясый.

2001 елда Новороссийскның «Черноморец» командасына күчә. Премьер-лигада 2001 елның 11 июлендә Мәскәү «Спартагы»на каршы матчта, Лев Майоров урынына 66 нчы минутта алыштыруга чыгып, дебют ясый[3]. Барлыгы «Черноморец» составында Премьер-лигада 2 матч һәм дублерлар беренчелегендә 16 матч уйный, голлар кертми. 2001 елның августында Әлмәт «Алнас»ына әйләнеп кайта.

Профессиональ карьерасы азагында «Строитель» (Уфа), «Содовик», «Газовик» (Ырынбур), «Динамо» (Киров) өчен икенче дивизионда чыгыш ясаган. 28 яшендә профессиональ карьерасын тәмамлый. Соңыннан Мурманскның «Север» һәм Казан командалары өчен һәвәскәрләр дәрәҗәсендә чыгыш ясаган[4]. Шулай ук Казанның «Волга» һәм «Рубин» мини-футбол командалары өчен уйнаган[5][6].

Карьерасын тәмамлагач, Казанның 14 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли[7].

Искәрмәләр үзгәртү