Рамешвара Гыйбадәтханәсе, Нарасамангала

Рамешвара Гыйбадәтханәсе (шулай ук Рамесвара дип языла) Һиндстанда, Карнатака штатында, Чамараджангар даирәсендә Нарасамангала шәһәрендә урнашкан. Гыйбадәтханә Талакадның Көнбатыш Ганга Династиясе хөкем сөрүе дәверендә 9-ынчы гасырда төзелгән булган.[1]

Һиндстанда, Карнатака штатында, Чамараджангар даирәсендә урнашкан, безнең эраның 9-ынчы гасырына караган Нарасамангалада Рамешвара гыйбадәтханәсе.

Гыйбадәтханә планы үзгәртү

Гыйбадәтханә планы гади, шулай да, аның уникаль өскорылмасы бар (шикара манарасы), ул кирпечтән һәм алебастрдан тора. Вимана (манара белән изге урын) унбер метр биеклектә һәм ике метр биеклектәге платформаларда тора (алар адхиштхана дип атала).[1] Аның изге урыны (гарбхагриха), тар ябык залы (ардхамантапа яки фәкать эчке мантапасы), зур ябык залы (махамантапа)сы бар.[1] Архитектура фундаменталь Дравид архитектурасы стиленда. Гыйбадәтханәдә кайбер билгеле сыннар - Натарадж (Шива Һинд дине Ходаеның формасы), Матрикалар (җиде Һинд дине Алиһәсе) һәм янәшә патшабикәсе утырган килеш ясалган Ганга Патшасы.[1]

Гыйбадәтханәне соң чор Хойсала Империясе патшалары сакалаган. Моның турында ике Каннада теле язмалы таблицаларда (безнең эраның 1291-1343 еллары) язылган, монда Патша Вира Баллала III Нарасамангаланың җирле Ходае Раманатхадэвага бүләкләр тәкъдим иткән.[1]

Галерея үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Ramesvara temple. Archaeological Survey of India, Bengaluru Circle. Archaeological Survey of India. әлеге чыганактан 2013-04-14 архивланды. 7 July 2012 тикшерелгән.

Искәрмәләр үзгәртү