Рали Добсон (ингл. Rhali Dobson, 21 апрель 1992 ел) — һөҗүмче позициясендә чыгыш ясаучы Австралия футболчысы.

Рали Добсон
Туган 21 апрель 1992(1992-04-21)[1] (31 яшь)
Австралия
Ватандашлыгы  Австралия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Newcastle Jets FC W-League[d], Newcastle Jets FC W-League[d] һәм Newcastle Jets FC W-League[d]

Уен карьерасы үзгәртү

Җыелма командада карьерасы үзгәртү

Рали футболда 5 яшьтән үзенең туган Вохоуп шәһәрендә урындагы команда өчен уйный башлый[2][3]. Анда хатын-кызлар У-Лигасында «Ньюкасл Джетс» составында клуб оештырылган гына вакытта 2008 елда беренче тапкыр уйный[4].

2012 елда Добсон Төньяк Яңа көньяк Уэльс чемпионатында «Мэриуэзер Юнайтед[en]» клубы өчен чыгыш ясый[5][6]. Ары «Джетс» составына әйләнеп кайта, әммә «Адамстаун Роузбад» һәм «Мэриузер Юнайтед» клубына арендага китә (2017 елда соңгысы өчен уйный)[7]. 24 сентябрьдә Австралияның эшләп килгән чемпионнар командасы «Мельбурн Сити» клубына күчә[8].

2021 елның 25 мартында ул үз карьерасында соңгы тапкыр — «Перт Глори» клубына каршы үз клубы уенында уйный, 2:1 гол исәбе белән үз клубына җиңү китерә[9]

Җыелма командада карьерасы үзгәртү

Добсон Австралия җыелма командасы өчен 2007 елда өч уенда, шул исәптән Австралия үсмерләр олимпия фестивалендә һәм 16 яшькә тиклемге кызлар арасында Азия чемпионатында катнаша[10]. Австралия командасында беренче һәм соңгы уенын 2014 елның 6 апрелендә Брисбенда Бразилияга каршы узгара (җиңелүе 0:1)[11][12].

Шәхси тормышы үзгәртү

Һөнәре буенча терапевт булып тора[13]. Аның ике туган сеңлесе футболчы Трэйси Макговерн[14].

Рали Добсон үз карьерасын тәмамлавы турында 2021 елның 25 мартында баш миендә шеш булуы ачыкланган егете Мэтт белән ярәшү көнендә игълан итә. Мэтт аңа Рали хушлашканнан соң тәкъдим ясый: кыз алда үз вакытын күбрәк иренә багышларга карар кыла[15][16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Soccerway
  2. Anita Antunovich.On the Bench with Rhali Dobson. Northern NSW Football(9 декабря 2016).Дата обращения: 5 марта 2017.
  3. {{{башлык}}}(ингл.) // Hastings Gazette.
  4. Craig Kerry.Dobson step closer to Matildas call-up. The Newcastle Heral(21 февраля 2014).Дата обращения: 5 марта 2017.
  5. Craig Kerry {{{башлык}}}(ингл.) // The Newcastle Herald.
  6. Craig Kerry {{{башлык}}}(ингл.) // The Newcastle Herald.
  7. Renee Valentine.Jets add boost as WPL prepares to launch (англ.). The Star (27 February 2017).Дата обращения: 5 марта 2017.
  8. Melbourne City FC signs talented trio ahead of W-League title defence. ЖФК «Мельбурн Сити[en]» (24 сентября 2017).
  9. Melbourne City's Rhali Dobson gets engaged on the pitch after retiring to support ill partner. BBC Sport (2021-03-25).
  10. Thomas Esamie. Under 17 Internationals for 2007(англ.). OzFootball.net.Дата обращения: 28 марта 2021.
  11. Rhali Dobson still buzzing after Matildas' debut win. The Newcastle Herald. әлеге чыганактан 2017-03-05 архивланды. 2021-04-26 тикшерелгән.
  12. Matildas Internationals for 2015. OzFootball. әлеге чыганактан 2019-05-25 архивланды. 2021-04-26 тикшерелгән.
  13. David Davutovic, Matt Windley. Female footballers will be forced to quit sport if pay does not improve in W-League, survey reveals. Herald Sun. 2017-03-05 тикшерелгән.
  14. W-League Player of the Week: Rhali Dobson. Федерация футбола Австралии. 2017-03-05 тикшерелгән.
  15. Голливудская история из Австралии: футболистка завершила карьеру ради парня, у которого рак. Он сделал ей предложение после матча
  16. Девушка бросила футбол ради парня. Они хотят победить смертельную болезнь

Сылтамалар үзгәртү