Разия Зариф кызы Кәримова (Розия Зариф-кызы Кәримова; 1916 елның 21 октябре; Россия империясе, Казан губернасы, Казан — 2011 елның 15 марты; Ташкент, Үзбәкстан) — үзбәк балет артисты, үзбәк халык биюләрен башкаручы, балетмейстер, җырчы, педагог, сәнгать белгече, үзбәк биюе теориясенә нигез салучы һәм белгече, үзбәк биюе тарихы һәм теориясе буенча 17 китап һәм уку әсбаплары авторы. Үзбәкстанның атказанган һәм халык артисты.[1][2][3]

Разия Зариф кызы Кәримова
Туган телдә исем Разия Зариф кызы Кәримова
Туган 18 март 1916(1916-03-18)
СССР, Казан
Үлгән 15 март 2011(2011-03-15) (94 яшь)
Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Үзбәкстан Үзбәкстан
Һөнәре балет артисты

Биографиясе үзгәртү

Разия Кәримова 1916 елның 18 мартында Казан шәһәрендә татар сәүдәгәрләре гаиләсендә туа.гаиләсендә туа. Разия һәм апасы Сара иртә ятим калалар һәм әбиләрендә тәрбияләнәләр. Аннары ике кыз да Үзбәкстанга җибәреләләр, Разия Маргилан шәһәренең балалар йортына кабул ителә. Кыз балачактан җырларга һәм биергә ярата, мәктәп сәнгать эшчәнлегендә актив катнаша. Анда аны беренче тапкыр Мөкәррәм Торгынбаев (соңрак данлыклы Бахор бию ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе) күрә, ул Разия өчен остаз була.[1] 1929 елда Ферган медицина техникумының әзерлек бүлегенә укырга керә, анда үзешчән сәнгатьтә даими катнашып, түгәрәк җитәкчесе була.

1930 елда Разия Үзбәк Дәүләт музыкаль-драма театры (Сәмәрканд) каршындагы Мөхетдин Кари-Якубов җитәкчелегендә яңа оештырылган театр студиясенә укырга керә һәм тиздән бу театрның солисты була. Шул вакыттан башлап лирик һәм героик биюләр башкара һәм сәхнәдә драматик рольләр уйный: Азадхон (Яшен һәм Мөхәммәдовларның «Ичкарида», 1932), Анархон (Яшеннең «Иптәш», 1930), Асал (Яшеннең «Гөлсара», Җәлилов музыкасы, 1935), Асия («Аршин мал алан»). Монда ул классик бию белән Александр Бен, Алим Камиловларда шөгыльләнә. Разия музыкаль һәм хореографик белем ала һәм Үзбәк музыкаль театрының бию труппасына алына. Театр труппасы составында ул Үзбәкстан буйлап гастрольләрдә йөри.[1]

1932 елда Ташкент хореография училищесында үзбәк халык биюләрен укыта башлый. 1935—1960 елларда балетмейстер һәм бер үк вакытта Мукими исемендәге Үзбәк дәүләт драма һәм комедия музыка театры солисты булып эшли.[1]

1939 елда Зур Ферган каналы эшчеләренә сәнгать хезмәте күрсәткәне өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә. 1942 елда, «Даврон ата», «Үзбәкстан кылычы», «Ләйлә һәм Маджун», «Гөлсара» операларында биюләрен башкарган өчен, Үзбәк ССРның атказанган артисткасы исеме бирелә.

1934—1949 елларда Разия Кәримова Мукими исемендәге Үзбәк музыка театрында балетмейстер булып эшли, спектакльләрендә биюләр куя. Үзбәкстан артистлары төркеме составында Мәскәүдә үзбәк әдәбияты һәм сәнгате декадасында үзбәк бию сәнгатен (1937 ел) тәкъдим итә, халык биюләрен башкарган өчен, Мәскәүдә сәнгать декадасы вакытында «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.[1]

Бөек Ватан сугышы вакытында Үзбәкстаннан килгән артистлар составында госпитальләрдә һәм фронтларда, Кызыл Армия сугышчылары алдында концертлар белән чыгыш ясый[4]. 1943 елда, Үзбәкстан осталары төркеме составында, Тегеранда гитлерчыларга каршы коалиция башлыклары Рузвельт, Черчилль һәм Сталин каршында тантаналы концертта катнаша.

1950 елда, үзбәк сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге өчен һәм Үзбәк ССРның 25 еллыгы уңаеннан, Үзбәк ССРның халык артисткасы исеме бирелә. 1951 елда да, 1959 елда да «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. 1958 елда СССР Мәдәният Министрлыгы «Яхшы хезмәт өчен» билгесе белән бүләкләнә.

1949—1953 елларда А.Навои исемендәге опера һәм балет театрында төп партияләрне башкара. «Товарищи», «Буран», «Гөлсара», «Улугбек», «Фәрһад һәм Ширин», «Ләйлә һәм Мәҗнүн» кебек опера әсәрләрендә ялгыз биюләр куя.[1]

1964 елдан үзбәк бию сәнгате буенча фәнни — тикшеренү эшен алып бара, Хәмзә исемендәге сәнгать белеме институтында (хәзерге Үзбәкстан Фәннәр Академиясенең сәнгать белеме институты) фәнни хезмәткәр сыйфатында хезмәт итә.[1]

2011 елның 15 мартында Ташкентта, Үзбәкстанда вафат була, Минор зиратында җирләнгән.[1][5]

Гаиләсе үзгәртү

Ире — Насрулло Охундий, танылган шагыйрь һәм прозаик, Үзбәкстан Язучылар берлеге җитәкчеләренең берсе. Улы — Марат, техник фәннәр кандидаты (1933 елгы).

Апасы Сара — «Ленин учкуни» («Ленин очкыны»), газетасының мөхәррире.[1]

Хезмәтләре үзгәртү

Үзбәк биюенең тарихы һәм теориясе буенча 17 китап һәм уку әсбаплары авторы.

Кәримова «Ферган биюе» (1973), «Хорезм биюе» (1975), «Бохара биюе» (1977) уку әсбапларын, шулай ук «Бахор ансамбле биюләре», «Дойра зарбларига машгулот» (Бубенга сугу буенча дәресләр), «Үзбәкстан биюләре», «Абия Атаҗанова биюләре» китапларын әзерли.[1]

Бүләкләр һәм премияләре үзгәртү

  • Үзбәк ССРның атказанган артисты (1942)
  • Үзбәк ССРның халык артисты (1950)
  • Үзбәк ССРның Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
  • Мөкаррам Тургунбаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
  • Сәнгать белеме докторы
  • Үзбәкстанның халык артисты
  • «ЭЛ-юрт Хурмати» ордены («Халык һәм ватан хөрмәт иткән кешегә»)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Представительство Республики Татарстан в Республике Узбекистан. Имена и судьбы. Роза Каримова 2018 елның 19 декабрь көнендә архивланган.(рус.)
  2. Tansi ansamblya Baxor, T., 1979; Oʻzbekskiye tansi v postanovkax Isahara Akilova, T., 1987; Urok oʻzbekskogo tansa, T., 1987; Fargʻona raqsi, T., 1992; Tanavor, T., 1993; Doyra zarblariga mashgʻulot, T., 1995.
  3. OʻzME. Birinchi jild. Toshkent, 2000-yil
  4. Разия Каримова биография - kino-teatr.ru.
  5. На 95 году жизни скончалась актриса узбекского балета Разия Каримова.