Раднэр Моратов (Раднэр Зиннәт улы Моратов) – кино һәм театр артисты, РСФСР атказанган артисты (1986).

Раднэр Моратов
Туган телдә исем Раднэр[1] Зиннәт улы Моратов
Туган 21 октябрь 1928(1928-10-21)
Ленинград
Үлгән 10 декабрь 2004(2004-12-10) (76 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Николо-Архангел зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кино һәм театр артисты
Эш бирүче Дәүләт кино актеры театры[d]
Җефет I-Изольда Извицкая,
II-Елена Моратова
Өйдәш Изольда Васильевна Извицкая[d]
Балалар улы Леонид (икенче никахыннан)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган артисты (1986)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 21 октябрендә Ленинградта туган. Әтисе – Зиннәт Моратов, 1944-1957 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе. Казандагы ССРБ хәрби-һава көчләренең махсус мәктәбен (1946), Мәскәүдә ВГИК (М.Ромм, С.Юткевич сыйныфы) (1951) тәмамлый. ВГИКны тәмамлагач, Мәскәүдә «Киноактёр театр-студиясе»ндә эшли башлый. Икенче пландагы рольләрдә, эпизодларда гына уйный. Режиссёрлар аңа, Көнчыгыш (татар) кыяфәтле булу сәбәпле, рольләр тәкъдим итә алмыйлар. Василий Алибабаевич роле белән («Уңышлы ир-егетләр» (Джентльмены удачи), реж. А. Серый, 1971) танылу ала.

Иҗаты үзгәртү

Кинода баш рольдә (Рим ролендә) бары тик бер фильмда гына - «Хисләрнең яңаруы» (Возвращение чувств) фильмында (1979) уйнарга туры килә. Татарстан АССР төзелүнең 60 еллыгына төшерелгән әлеге фильмда уңышлы уйнаган өчен Р. Моратов «РСФСР атказанган артисты» исеменә тәкъдим ителә, ләкин фирка эшлеклесе булган әтисе «Раднэрга әлеге мактаулы исемне йөртергә иртәрәк әле» дип, мактаулы исемне бирдертми.[2]

Фильмографиясе үзгәртү

 
«Уңышлы ир-егетләр»
(реж. А. Серый, 1971
 
Эпизод (милиционер) ролендә
 
«Уңышлы ир-егетләр»
(реж. А. Серый, 1971
  • 1. 1952 — Композитор Глинка — коридор хадиме (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 2. 1953 — Таулардагы застава (Застава в горах)Ахмет
  • 3. 1953 — Чук һәм Гек (кыска метражлы) — геолог (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 4. 1954 — «Богатырь» Мартога бара («Богатырь» идёт в Марто)Петя, радист
  • 5. 1955 — Ляна — Гриша
  • 6. 1955 — Максим Перепелица — Таскиров
  • 7. 1956 — Кунакханә хуҗабикәсе (Хозяйка гостиницы)граф хезмәтчесе
  • 8. 1956 — Беренче шатлыклар (Первые радости)Ахмет (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 9. 1957 — Бәрелеш (Поединок) — Гайнан
  • 10. 1958 — Киек аулаучылар (Звероловы) — Дудин
  • 11. 1958 — Олеко Дундич — эпизод (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 12. 1958 — Авыр бәхет (Трудное счастье) — Петя, чегән
  • 13. 1959 — Солдат турында баллада (Баллада о солдате) — Алёшаның юлдашы (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 14. 1959 — Бу бәйрәм кичендә (В этот праздничный вечер) —белешмәләр бюросы клиенты (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 15. 1959 — Кырыс Вангур (Хмурый Вангур) — Василий, проводник
  • 16. 1960 — Эт иярткән ханым (Дама с собачкой) — кафеда официант (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 17. 1960 — Икмәк һәм гөләпләр (Хлеб и розы) — Алёшка, бандит
  • 18. 1961 — Эш көннәре һәм бәйрәмнәр (Будни и праздники) — Сейфуллин
  • 19. 1961 — Командировка — Мокей
  • 20. 1961 — Любушка — Павлик, конюх
  • 21. 1961 — Чёртова дюжина — Михаил, машинист ярдәмчесе
  • 22. 1962 — Антарктида кануны (Закон Антарктиды) — Иван Васильев
  • 23. 1962 — Исәнме, Гнат (Здравствуй, Гнат) — солдат (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 24. 1963 — Кичүдә очрашу (Встреча на переправе) — эпизод
  • 25. 1964 — Рәхим итегез, яки Читләргә керү тыелган (Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещён) — түбәтәйле пионер әйдәманы (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 26. 1964 — Уйлап чыгарылмаган тарих (Непридуманная история) — Михаил
  • 27. 1964 — Солдат атасы (Отец солдата) — лейтенант
  • 28. 1964 — Хоккейчылар (Хоккеисты) —ресторанга керүче (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 29. 1965 — Авария — район прокуратурасы тикшерүчесе
  • 30. 1965 — Карбызлы рейс (Арбузный рейс) — бораулаучы (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 31. 1965 — Вакыт, алга! (Время, вперёд!) — Загиров
  • 32. 1965 — Өстебездә Көньяк Хач (Над нами Южный Крест) — кышлаучы
  • 33. 1965 — Күптән күрешкән юк! (Сколько лет, сколько зим!) — эпизод
  • 34. 1965 — Намус (Совесть) — Рахимов
  • 35. 1966 — Айболит 66 — юлбасар
  • 36. 1966 — Кыргый бал (Дикий мёд) — хәрби табиб
  • 37. 1966 — Әтиләр җире (Земля отцов) — чиркәс
  • 38. 1966 — Бәләкәй качкын (Маленький беглец) — авыру (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 39. 1967 — Үч алу (Возмездие) — медсанбат старшинасы (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 40. 1968 — Еракта көнбатышта (Далеко на западе) — Мурад
  • 41. 1968 — Алтын бозау (Золотой телёнок) — Загиров, студент
  • 42. 1968 — Русь буйлап (По Руси) — Мостафа, ипи пешерүче
  • 43. 1968 — Соңгы кишәрлек (Последняя пядь) — Хормужинов
  • 44. 1968 — Калкан һәм кылыч (Щит и меч) — «Шаман», абвер мәктәбе курсанты
  • 45. 1969 — Өчләтә тикшерү (Тройная проверка) — Хабибуллин, совет контрразведчигы
  • 46. 1970 — Кабулдагы миссия (Миссия в Кабуле) — Юсуф, совет илчелеге шофёры
  • 47. 1970 — Дус-ишләр турында (О друзьях-товарищах) — Глазьев ярдәмчесе (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 48. 1970 — Түләү (Расплата) — аэропорт пассажиры (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 49. 1971 — Унике урындык (12 стульев) — шахматчы
  • 50. 1971 — Уңышлы ир-егетләр (Джентльмены удачи) — Василий Алибабаевич
  • 51. 1971 — Бездә, заводта (У нас на заводе) —милиция лейтенанты
  • 52. 1972 — Пётр Рябинкин — атлы
  • 53. 1973 — Угрозыск эш көннәре (Будни уголовного розыска) — Муратов
  • 54. 1973 — Төзәлмәслек ялганчы (Неисправимый лгун) — су сиптерүче
  • 55. 1974 — Нейлон 100% — Евгений Дергачёв, цирк артисты
  • 56. 1974 — Алар бәхетле булыр (Они будут счастливы) — эпизод
  • 57. 1974 — Намус (Совесть) (5 серия)— Рахимов
  • 58. 1975 — Афоня — Мурат Рахимов, слесарь
  • 59. 1975 — Сугышның озын юллары (Долгие вёрсты войны) — Закиров
  • 60. 1975 — Ковпак турында уйлар (Дума о Ковпаке) — Сталин янында киңәшмәдә катнашучы (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 61. 1975 — Булуы мөмкин түгел (Не может быть!) — милиционер
  • 62. 1975 — Югалган экспедиция (Пропавшая экспедиция) — Ахметка
  • 63. 1976 — Алтын инеш (Золотая речка) — Ахметка
  • 64. 1977 — Утыр яныма, Мишка! (Садись рядом, Мишка!) — Мустафа Иванович, дворник
  • 65. 1978 — Беренче имза хокукы (Право первой подписи) — эпизод
  • 66. 1979 — Хисләрнең яңаруы (Возвращение чувств) — Рим, Нәзирә ире
  • 67. 1979 — Кечкенә трагедияләр (Маленькие трагедии) — эпизод
  • 68. 1979Шәһәр аркылы бару (Поездка через город) — Михайлов, юл мастеры
  • 69. 1979 — «Савойя»ны урлау (Похищение «Савойи»)— Ганс, индеец (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 70. 1980 — Кичке лабиринт (Вечерний лабиринт) — кер алып торучы
  • 71. 1980 — Гражданин Лёшка — Гекто, шофёр
  • 72. 1981 — Серле брелок (Брелок с секретом) — түбәтәйле
  • 73. 1981 — Ришат – Зифа оныгы (Ришад - внук Зифы) — Мөнир
  • 74. 1981 — Уяу бул! (Смотри в оба!) — Закиров
  • 75. 1981 — Эшләпә (Шляпа)— аэропорт пассажиры
  • 76. 1983 — Мәңгелек чакыру (Вечный зов) (15 серия)— Магомедов
  • 77. 1984 — Киләчәктән кунак (Гостья из будущего) — гроссмейстер (титрларда күрсәтелмәгән)
  • 78. 1984 — Аерым бүлекчә (Особое подразделение) — фронт почтальоны
  • 79. 1985 — Канунлы никах (Законный брак) — бүлекчә милиционеры
  • 80. 1986 — Сине яраткан кебек, мине ярат (Люби меня, как я тебя) — көнчыгыш кыяфәтле (Павел Смеян җырлый)
  • 81. 1986 — Океандагы җиде кычкыру (Семь криков в океане) — стюард
  • 82. 1987 — Крейцер сонатасы (Крейцерова соната) — кондуктор[3]

Мавыгулары үзгәртү

Шахмат үзгәртү

Оста шахмат уйнаучы. Гроссмейстер В. Смысловны җиңә торган була, аның белән бергә телевидениедә «Шахмат мәктәбе» алып бара. Казакъ кинорежиссёры Шакен Айманов, Р. Моратов үзен шахмат уенында җиңгән өчен, картинада уйнаган артистның фамилиясен фильмның титрларына кертми, ә фильмда күрсәтелгән кабер ташы язуына «Биредә Радик Моратов җирләнгән» (Здесь похоронен Радик Муратов) дип яздыра.[4]

Ат чабышы үзгәртү

50 еллап ат чабышын карарга һәм, акча куеп, отарга ипподромга йөри. Танышлары хәтерләве буенча, берничә җиңел машина сатып алырлык акчасын, ипподромда тотализаторга куеп, оттыра.

Китаплар үзгәртү

Укырга ярата. Сирәк очрый торган китаплар җыя, ССРБ шәһәрләренә гастрольләргә баргач, иң зур китап кибетенә барып, ул заманда дефицит булган китапларны сатып ала.

Гаиләсе үзгәртү

  • Беренче (язылышмаган) хатыны – Изольда Извицкая, кино артисты
  • Икенче хатыны – Елена, театр артисты. Улы Леонид.[5]

Кызыклы факт үзгәртү

Р. Моратов (Василий Алибабаевич) әйткән канатлы тәгъбирләр:

— Эй, гражданина! Ты туда не ходи, сюда ходи. А то снег башка попадет, совсем мертвый будешь!

— Кушать подано, садитесь жрать, пожалуйста!

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Раднэр исеме «радуйся новой эре» дан кыскартылган. Якыннары Радик дип йөртәләр.
  2. «Бульвар Гордона» газетасы, archived from the original on 2014-07-20, retrieved 2014-12-31 
  3. Уйнаган фильмнары турында(үле сылтама)
  4. Анатолий Җаббаров истәлеге (Бульвар Гордона газетасы), archived from the original on 2014-07-20, retrieved 2014-12-31 
  5. Школа жизни.ру сайты