Радий Хәбиров, Радий Фәрит улы Хәбиров (баш. Радий Фəрит улы Хəбиров, рус. Хабиров Радий Фаритович, 1964 елның 20 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Сайран) — РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Башлыгы (2019 елның 8 сентябреннән; 2018 елның 11 октябреннән — в.в.б.[1]), Башкортстан хөкүмәте башлыгы (2019[2]—2020), БР президенты администрациясе башлыгы (2003 ел, октябрь—2008), РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары (2009—2016, сентябрь), юридик фәннәр кандидаты (1998), БР атказанган юристы (2008). Классик һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат. 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2009[3]). Хокук гыйлеме буенча 30лап фәнни хезмәт авторы.

Радий Хәбиров
Башкортстан Республикасы Башлыгы
Вазыйфага керешкән
2019 елның 8 сентябре
2018 елның 11 октябреннән — в.в.б.
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Рөстәм Хәмитов
Башкортстан хөкүмәте башлыгы
Вазыйфада
2019 ел – 2020 ел
Аңа кадәр Рөстәм Мәрданов
Дәвамчысы Андрей Назаров
Красногорск шәһәр округы башлыгы
Вазыйфада
2017 ел – 2018 ел
Аңа кадәр Михаил Сапунов
Дәвамчысы Эльмира Хаймурзина
Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт буенча идарә башлыгы урынбасары
Вазыйфада
2009 ел – 2016 ел
Туган 20 март 1964(1964-03-20) (59 яшь)
Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әни Разия Исхак кызы (1933—2015)
Әти Фәрит Барый улы (1930—2003)
Белем Башкорт дәүләт университеты һәм Билкәнт университеты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Р. Ф. Хәбиров

1964 елның 20 мартында БАССР Ишембай районы Сайран авылында укытучылар гаиләсендә өченче бала булып туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын (1998), Төркиянең Билкәнт университетында магистратура (Әнкара, 1994) тәмамлаган. БДУда «Россия Федерациясендә уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукның барлыкка килүе һәм үсеше» (рус. Становление и развитие права на благоприятную окружающую среду в Российской Федерации) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (1998, фәнни җитәкчесе проф. Фәнис Раянов[4]). Хәрби хезмәттә булган (1982—1984).

Хезмәт юлы үзгәртү

1981—1982 елларда — Ишембай транспорт машина төзелеше заводында фрезерлаучы өйрәнчеге.

1989 елдан — БДУ юридик факультетында: дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты, БДУ студентларының һөнәри берлеге рәисе (1989—1992), өлкән укытучы (1994—1998), юридик факультет деканы урынбасары, доцент (1998—2002), БДУ хокук институты директоры в.б., директоры (2002—2003).

2003, сентябрь —2008, июль — БР президенты администрациясе җитәкчесе. «Торак һәм күчемсез милек белән махинация ясавы, декларациясендә шәхси милкен тулысынча күрсәтмәве өчен», Мортаза Рәхимов тарафыннан эшеннән бушатыла [5][6].

2008, август—декабрь — РФ президенты эчке эшләр идарәсенең РФ Федераль җыены, сәяси фиркаләр һәм Иҗтимагый пулат (2014 елга кадәр) белән багланышлар департаменты директоры.

2009—2016, сентябрь — РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары. 2016 елның 19 сентябрендә әлеге вазифадан китү турында гариза яза[7][8].

2017—2018 елларда — Красногорск шәһәр округы башлыгы.

2018 елның 11 октябреннән — БР Башлыгы вазыйфасын башкаручы.

2019 елның 8 сентябреннән — БР Башлыгы[9].

2019 елның 28 октябреннән — Башкортстан хөкүмәте башлыгы[10].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 — БР атказанган юристы
  • Почет ордены (РФ)
  • 2015 — «Бурычка тугърылык» ордены (Кырым) — батырлык, патриотизм, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Кырым Республикасының бердәмлеген ныгытуга, үсешенә һәм чәчәк атуына керткән шәхси өлеше өчен һәм Кырымның Россия белән кушылуы көне уңаеннан[11]
  • 2021 — Александр Невский ордены (РФ) — Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен[12][13].
  • 2023 ― Россия Журналистлар берлегенең «Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе [14]
  • 2023 ― «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе[d] (РФ чит ил эшләре министрлыгы)[15]

Гаиләсе үзгәртү

Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), юрист, кызлары Светлана (Кәримова), Рита (1987-2013).
Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), уллары Фәрит һәм Тимер (2021) [16].

Милләте төгәл билгеле түгел. Башкорт, татар, татарларның этник төркеменнән (типтәр, мишәрләрләрдән) чыгуы мөмкин[чыганагы?].

Радий Хәбиров:

Мин мөселман һәм дингә ышанам. Тик шулай кызык килеп чыкты, минем өч балам да — православие динендә[17]

Эшчәнлекне бәяләү үзгәртү

 
В. В. Путин (с) белән. 2019

Уңай үзгәртү

Тискәре үзгәртү

  • «Абдрахман» башкорт халык җырында "Якын күргән дустан да яманы юк, Авыр чакта сиңа ят булса" сюжеты Радий Хәбиров тарафыннан Куштау шиханын юкка чыгару карарына (2018) охшаш[чыганагы?]. 2018 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте «Башкортстан сода компаниясе» чималын эшләү өчен кушарга дигән карар кабул итте [18]. Моннан алда Р. З. Хәмитов Башкортстан икътисадын диверсификацияләү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, барлык шиханнарны эшләнмәләренә каршы кискен сүзләр әйтте (компанияне сода алуның фәнни алымнарына стимуллаштыру күздә тотыла иде).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Азатлык радиосы
  2. Оперативное совещание в Правительстве Республики Башкортостан: прямая трансляция 28 октября 2019 года
  3. РФ президенты указы № 570 07.05.2009
  4. Диссертациясе турында мәгълүмат
  5. Радиоактивный Радий. «Трибуна Башкирии» яңалыклар порталы. 18.11.2011, archived from the original on 2017-01-02, retrieved 2016-09-19 
  6. Бывшего главу администрации Рахимова исключили из «Единой России»…
  7. Радий Хәбиров сайлаулардан соң Дәүләт думасы кураторы вазифасыннан китә(рус.)
  8. Песков подтвердил уход Хабирова из Кремля
  9. Хабиров по результатам обработки 100% бюллетеней победил на выборах главы Башкирии. interfax-russia.ru, 09.09.2019(рус.)
  10. Радий Хабиров определил структуру Правительства Башкортостана. 2021 елның 16 октябрь көнендә архивланган. Правительство Республики Башкортостан. Официальный сайт, 28.10.2019(рус.)
  11. Указ Главы Республики Крым № 69-У от 13 марта 2015 г. «О награждении государственными наградами Республики Крым». әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды. 2015-05-02 тикшерелгән.
  12. Владимир Путин Радий Хәбировны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 12.09.2021
  13. Указ Президента Российской Федерации от 10 сентября 2021 года № 525 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  14. Ляйсан Закирова. Председатель Союза журналистов России Владимир Соловьев вручил Главе Башкирии награду. Башинформ, 6.06.2023(рус.)
  15. Роман Якимчук. Глава Башкирии награжден за вклад в международное сотрудничество. ИА «Башинформ», 15.11.2023
  16. Стало известно, как Радий Хабиров назвал своего сына. Башинформ. 26 января 2021.
  17. О чем Радий Хабиров рассказал федеральному телеканалу. Главное. bashinform.ru, 24.10.2018(рус.)
  18. BSK and Radiy Khabirov agreed on the solution of commodity problems of an enterprise

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре