Равил Гыйниятуллин

Равил Фәрит улы Гыйниятуллин (1955 елның 20 декабре, Чита, Чита өлкәсе, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 1996 елның 1 февраленнән 2008 елның 5 февраленә кадәр Чита өлкәсе администрациясе башлыгы һәм 2008 елның 5 февраленнән 2013 елның 1 мартына кадәр Байкал арты крае губернаторы.

Равил Гыйниятуллин
Туган 20 декабрь 1955(1955-12-20) (68 яшь)
Чита, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Забайкальский государственный гуманитарно-педагогический университет имени Н. Г. Чернышевского[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

 Равил Гыйниятуллин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Равил Гыйниятуллин 1955 елның 20 декабрендә Чита шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1973 елдан Чита таксопаркында ел дәвамында слесарь булып эшли. 1974 елдан 1976 елга кадәр Совет Армиясендә Байкал арты хәрби округында хезмәт итә. 1980 елда Н. Г. Чернышевский исемендәге Чита педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Н. Г. Чернышевский исемендәге Чита педагогика институтының гомуми тарих кафедрасы укытучысы, ВЛКСМ комитеты секретаре (1980—82 еллар). Комсомол һәм партия эшендә: ВЛКСМның Чита шәһәр комитеты беренче секретаре (1982—1985 еллар), СБКФның шәһәр комитеты инструкторы (1985—1987 еллар), Чита шәһәр Башкарма комитеты рәисе урынбасары (1987—1990 еллар), РСФСР КПның Чита шәһәр комитеты беренче секретаре (1990—1991 еллар). 1991 елның ноябрендә Чита шәһәр Башкарма комитеты рәисе итеп сайлана.

1991 елның 24 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән Чита администрациясе башлыгы, 1996 елның 1 февралендә Чита өлкәсе администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. Соңыннан өч тапкыр (1996 елның 27 октябре, икенче срогы — 2000 елның 29 октябре һәм 2004 елның 14 марты — өченче срогы) Чита өлкәсе администрациясе башлыгы итеп сайлана. Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы, Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы.

2002 елның 13 мартыннан 27 сентябренә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[1][2].

2002 елның июнендә төбәкара элемтәләрне үстерү өчен Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Бизнес-Олимп-Экспо» премиясенә лаек була. Мөһим икътисадый һәм социаль программаларны тормышка ашыра, мәдәният һәм спорт үсешенә зур игътибар бирә[3].

2008 елның 29 гыйнварында, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча, Чита өлкәсе белән Агино-Бурят автоном округы берләшүеннән соң, Байкал арты крае губернаторы вазыйфасына кандидат буларак тәкъдим ителә. 2008 елның 5 февралендә федерациянең ике субъектының закон чыгару җыеннары депутатлары Равил Гениатуллинны губернатор итеп раслыйлар[4].

2013 елның 1 мартында Байкал арты крае губернаторы булып эшнен тәмамлый.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе субъектлары башлыклары Советы әгъзасы (2003 ел). «Энциклопедии Забайкалья» баш мөхәррире[5].

Бүләкләр үзгәртү

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2013 елның 19 марты) — дәүләт алдындагы хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[6].
  • «Хәрби казанышлары өчен» ордены (2005 елның 24 октябре) — Россия Федерациясенең оборона сәләтен тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Распоряжение Президента Российской Федерации от 13.03.2002 г. № 97-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  2. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.09.2002 г. № 458-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  3. Дальний Восток и Забайкалье, archived from the original on 2006-10-14, retrieved 2021-03-18 
  4. Путин предложил Равиля Гениатулина на пост губернатора Забайкальского края, archived from the original on 2008-02-07, retrieved 2021-03-18 
  5. Энциклопедия Забайкалья
  6. Указ Президента Российской Федерации от 19 марта 2013 года № 240 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Гениатулина Р. Ф.», Archived from the original on 2013-05-17, retrieved 2021-03-18 
  7. Указ Президента Российской Федерации от 24 октября 2005 года № 1236 «О награждении Р. Ф. Гениатулина орденом „За военные заслуги“», archived from the original on 2013-05-10, retrieved 2021-03-18 

Сылтамалар үзгәртү