Равил Балтанов – татар галиме, философ һәм социолог. Философия фәннәре докторы (1977).

Равил Балтанов
Туган телдә исем Равил Гобәйдулла улы Балтанов
Туган 3 август 1927(1927-08-03)
Казан
Үлгән 20 апрель 1998(1998-04-20) (70 яшь)
Казан
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре философ, социолог
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Балалар Гөлнар Балтанова
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Балтанов Равил Гобәйдулла улы 1927 елны Казанда, хезмәткәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Атасы – Гобәйдулла Балтанов1917 елдан бәлшәвик, халык мәгарифе комиссарының (министрының) урынбасары булып эшли. Анасы Нурҗиһан – балалар бакчасы тәрбиячесе.

Казанның 3 № мәктәбенең 7нче сыйныфыннан соң 230№ заводта оператор. 1944-48 елларда Казан елга техникумында штурманнар бүлегендә укый. Ике ел «Чусовая» пароходында капитанның беренче ярдәмчесе. 1950 елны Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә, 1954 елны с отличием тәмамлый. Диплом алгач, институтта укытырга калдырыла. 1954-1960 елларда – ассистент, өлкән укытучы, декан урынбасары.

1960 елда өлкә комитетына фән һәм мәктәпләр буенча инструктор булып килә. 1963 елны «Коммунист әхлагы һәм ислам дине әхлак өйрәтүләре белән көрәшү» исемле фәлсәфә фәннәре кандидатлык диссертациясен яклый.

1964-1974 елларда Казан университетының фәлсәфә кафедрасы доценты һәм социологик эзләнүләр лабораториясе җитәкчесе. Марксистик-ленинчыл фәлсәфәдән, фәнни атеизмнан, логикадан лекцияләр укый, аспирантларның фәнни эшләре белән җитәкчелек итте.

1974 елны конкурс буенча Казан дәүләт медицина институтының фәлсәфә кафедрасы мөдире итеп сайлана.

Фәнни атеизм институтының Казан терәк ноктасына идарә иткән, Татарстан өлкә комитетының лекторы, төрле җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашкан. Татарстан «Белем» җәмгыятенең фәлсәфә һәм атеизм буенча рәис урынбасары булып эшли. РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый фәннәр буенча Советның рәисе урынбасары булып тора.

Хатыны – Сания Хафиз кызы, Казан элемтә техникумы укытучысы. Кызы Гөлнар Балтанова – галимә, «Женщина в Исламе» китабы авторы.

Чыганак үзгәртү

  1. https://jitely.info/kazan