Пәри - татар мифологиясендә, тылсымлы әкиятләрдә һәм язма әдәбиятта бигрәк тә урта гасырларда киң таралган хатын-кыз кыяфәтендәге шактый каршылыклы персонаж.

Пәринең каучуктан ясалган сыны.

Килеп чыгышы ягыннан Борынгы Иран мифологиясенең нигезен тәшкил иткән Изге китап Авестага һәм зәрдөштлеккә барып тоташа: атама тудыру, бу дөньяга китерү мәгънәсендәге пер тамырыннан ясалган. Авестадагы тулы исеме — Паирика (күплек санында).

Иран мифологиясе мәгълүматлары буенча, Паирика төрле куркыныч җәнлек һәм хайваннардан тычкан, ярканат һ.б. кыяфәтләргә дә керә ала. Паирика башка халыкларга күчкәндә, күрәсең, аның тышкы кыяфәте һәм атамасы билгеле бер үзгәрешләр кичереп, пәри дип атала башлый. Шул исем белән пәри образы Кече һәм Урта Азия, Казакъстан, Төньяк Кавказ һәм Идел буе төрки халыкларында киң тарала. Аның исеме һәм аерым гамәлләре бик күп әсәрләрдә телгә алына.

Әсәрләрдә үзгәртү

  • «Алтын балык» әкияте,
  • «Өч сандык» әкияте,
  • Татар-башкорт халыкларында билгеле булган «Түләк» дастаны,
  • «Йир Төшлек» дастаны,
  • «Өч күгәрчен» әкияте.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Урманче Ф., Татар мифологиясе: Энциклопедик сүзлек. 2 том.