Петр Тимофеев (19021982) — электроника һәм вакуум техникасы өлкәсендә совет галиме.

Пётр Тимофеев
Туган 25 июнь (8 июль) 1902
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 18 ноябрь 1982(1982-11-18) (80 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Головино зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Всероссийский электротехнический институт[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]

Биографиясе үзгәртү

Тимофеев Пётр Васильевич1902 елның 12 (25) июнендә Мәскәүдә туган. 1925 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищеда (1925-1928), МДУ-да (1926-1941), Мәскәү энергетика институтында (1933-1941), Н. Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава инженер академиясендә (1945-1948) укыта. 1935 елдан — профессор. 1928 елдан Бөтенрусия электротехника институтында эшли. СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953).

П. В. Тимофеев 1982 елның 18 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Головино зыяратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Төп хезмәтләре киноны тавышландыру өчен фотоэлектрик корылмаларны, икенчел электрон эмиссияне, электрон оптика буенча. Берничә фотоэлемент, электрон күбәйткечләр, электрон лампалар һәм электрон-оптик үзгәрткечләр эшли.

1933-1936 елларда тапшыручы телевизион электрон көпшәләр, шул исәптән супериконоскоп, шулай ук башка электрон-оптик корылмалар уйлап таба. Тавышлы кино, телевидение һәм автоматика өчен көчәйткечләр һәм фотоэлементлар эшләүдә катнаша. Оборона сәнәгате өчен инфракызыл техник приборлар сериясен эшли.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — яңа төр оптик приборлар булдырганы өчен

- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — яңа оптик приборлар булдырган өчен.

- Социалистик Хезмәт Герое (13.10.1982)

- Ленин ордены (13.10.1982)

- дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены (16.05.1947; 02.06.1952; 19.07.1962; 17.09.1975)

- Кызыл Йолдыз ордены (21.01.1944)

- «Хөрмәт Билгесе» ордены (21.04.1939)

- медальләр

- РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1947)

Чыганаклар үзгәртү

    • Тимофеев Пётр Васильевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
    • Кинословарь в 2-х томах, М., «Советская энциклопедия», 1966—1970

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Петра Васильевича Тимофеева РФА рәсми сайтында
  • Тимофеев Петр Васильевич // Московская энциклопедия. / Гл. ред. С. О. Шмидт. — М., 2007-2014. — К. I. Лица Москвы: [в 6 кн.].