Петр Рычков (Петр Иван улы Рычков) — Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Көньяк Уралның географиясе, икътисады, этнографиясе буенча энциклопедик хезмәт "Ырынбур губернасы топографиясе"нең авторы. Ул хәзерге Уфа территориясендәге борынгы кала, Башкортостанның Чишмә районындагы кәшәнәләр турында бик күп риваятьләр җыя, Шүлгәнташ мәмерҗәсе турында тәүге мәкалә аның тарафыннан языла.

Пётр Рычков
Туган 1 октябрь 1712(1712-10-01) яки 12 октябрь 1712(1712-10-12)[1]
Вологда, Рус дәүләте
Үлгән 15 октябрь 1777(1777-10-15) (65 яшь) яки 26 октябрь 1777(1777-10-26)[1] (65 яшь)
Екатеринбург
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре географ, өлкәне өйрәнүче, икътисадчы, тарихчы, вазыйфаи зат
Эш бирүче Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d]
Балалар Николай Рычков

 Пётр Рычков Викиҗыентыкта

Петр Иванович Рычков башкортларны бетерү турында күп мәгълүмат калдырган. Аның язмалары нигезендә Александр Пушкин "Капитан кызы" тарихи романын яза.

Тормыш юлы үзгәртү

Петр Иванович Рычков 1712 елның 1 октябрендә Архангелогород губернасының Вологда шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа.

1720 елда гаилә Мәскәүгә күчә, Петр чит телләрне өйрәнә.

1730-1732 елларда Ямбург (хәзерге Ленинград өлкәсе Кингисепп шәһәре) һәм Жабин пыяла заводларда эшли.

1733-34 елларда Санкт-Петербург таможнясы тәрҗемәчесе һәм бухгалтер ярдәмчесе.

Ырынбур экспедициясендә (1734-1744) катнашучы.

1744-60 елларда Ырынбур губерна кәнсәләре хезмәткәре.

1751 елдан коллегия киңәшчесе.

1759 елдан Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (С. Петербург) дип сайлана. Руслар арасында Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең беренче әгъза-корреспондент дип Петр Иванович Рычков санала.

1769 елдан алып Ырынбур тоз эшләре идарәсе җитәкчесе.

1777 елдан Себер һәм Казан заводларының Баш идарәсе канцеляриясе башлыгы.

65 яшендә, 1777 елның 15 октябрендә Екатеринбургта вафат була.

Ырынбур губернасының Спас авылында (хәзерге Татарстан, Бөгелмә районы) җирләнгән.

  1. 1,0 1,1 Словарь русских писателей XVIII века. Выпуск 3: Р—Я / мөхәррир А. М. ПанченкоСПб: Наука, 2010. — ISBN 978-5-02-025203-5