Пётр Витгенштейн

Витгенштейн Петр Христиан улы (алман. Ludwig Adolph Peter Fürst zu Sayn-Wittgenstein) — граф, фельдмаршал (1768-1842), борынгы герман ыругыннан була.

Пётр Витгенштейн
Ludwig Adolph Peter Fürst zu Sayn-Wittgenstein
Туу датасы

5 гыйнвар 1769(1769-01-05)

Туу урыны

Переяслав яки Нежин, Россия империясе

Үлем датасы

11 июнь 1843(1843-06-11) (74 яшь)

Үлем датасы

Лемберг, Австро-Венгрия

Иялек

Россия империясе

Хезмәт еллары

1789—1829

Дәрәҗә

генерал-фельдмаршал

Елизавета Петр кызы патшалык итькәндә, аның атасы рус хезмәткә керә. Витгенштейн Нежин шәһәрендә туган һәм 1781 елны лейб-гвардия Семеновский полкның сержанты итәп исәпкә алыңган. 1795 елны Польша белән сугышкан чакны волонтер булып Дерфельден корпусында Литвада торган, аннары Праһа штурмында катнашкан.

Бу сугыш тәмамлауну белән, ул граф Зубов корпусына, Кавказга кучә һәм Дәрбәнтне алуында катнаша, шуның ачкычы белән Санкт-Петербургга җибәрелә. 1801 елны Елисаветградский гусар полкына командир булып куела, шул полкы белән Пётр Витгенштейн сугышларда актив катнашты, 1805 елны Наполеонга каршы, 1806 елнытөрекләргә каршы һәм 1807 елны — тагын Наполеонга каршы. 1812 елгы Ватан сугышында — 1-нче пехота корпусы сәргаскәре.

Кутузов үлеменнән соң (апрель 1813) — рус һәм прусс гаскәрләрнең сәргаскәре; Лютцен һәм Бауцен янындагы сугышларында җиңелүдән соң отставкага чыга.

1828—29 еллардагы рус-төрек сугышы вактында — рус армиясе сәргаскәре (1829 елның февральгә кадәр).