Пьяна янындагы сугыш

Пиана янындагы сугыш1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пиана елгасы янындагы сугышта Иван-2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм рус гаскәрен тар-мар итә.

Пиана янындагы сугыш
Дата

2 август 1377 ел

Урын

Пиана елгасы

Нәтиҗә

Татар гаскәренең җиңүе

Көндәшләр
Алтын Урда Бөек Мәскәү кенәзлеге, Түбән Новгород, Сүздәл кенәзлекләре
Сәргаскәрләр
Гарәпшаһ хан Иван Дмитрий улы†, Семён Михаил улы†
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Алтын Урда 14 гасырда

Сәбәпләр үзгәртү

1376 елда Мәскәү гаскәр башлыгы һәм Литва кенәзе Дмитрий Боброк-Волынский Урта Иделгә һөҗүм итә, талау явы нәтиҗәсендә 5000 сум ала.

1376 елда Гарәпшаһ рус талау һөҗүмнәрен туктатыр өчен Мамай морзаны яклап Новосильский кенәзлегенә каршы җавап явын оештыра.

Әзерләнү үзгәртү

Рус бөек кенәзе Дмитрий Иван улы зур гаскәр җыя, ләкин соңгы мизгелдә яшь кенәз Иван гаскәр башлыгы итеп билгеләнә.

Сугышның барышы үзгәртү

1377 елда Гарәпшаһ хан җитәкчелегендәге гаскәр Пьяна янындагы сугышта Иван-2 Дмитрий улы җитәкчелегендәге бердәм рус гаскәрен тар-мар итә.

Татар гаскәренең саны зур булмаганга карамастан рус гаскәре бозыклыгы сәбәпле тар-мар ителә, менә рус чыганагыннан өземтә:

 

«начаша ловы за зверми и птицами творити, и потехи деюще, не имея ни малейшаго сомнения... Простые воины последовали их примеру: бросали оружие, предавались пьянству и бражничеству».

 

Сугыш барышында мордва кенәзләре татар гаскәренә юл күрсәтеп булышалар. 2 августта Гарәпшаһ хан һөҗүм итә башлый, руслар Пиана елгасына таба кача һәм шунда камап алынып, бетерелә. Сугышта кенәзләр Семен Михаил улы, Иван Дмитрий улы һәлак булганнар.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Гарәпшаһ рус талау яулары җавабына үч итә: 5-7 августта Түбән Новгород шәһәрен талап яндыра. Пьяна янындагы сугыштан соң Гарәпшаһ хан Түбән Новгород, Рязань шәһәрләрен басып ала.

Әдәбият үзгәртү