Пьер-Огюстен Карон де Бомарше (фр. Pierre-Augustin Caron de Beaumarchais; 24 гыйнвар 1732, Париж — 18 май 1799) — мәшһүр француз драматургы. Беренче пьесаларында («Евгения» (1767), «Ике дус» (1770)) иҗтимагый тигезсезлек тасвирланыла. «Хатирәләр» памфлетында (1773—74) Бомаршеның демократик карашлары үз гәүдәләнешен тапкан. «Севилья чәчтарашы» (1775), «Фигароның өйләнүе» (1784) пьесалары Бомаршега дөньякүләм мәшһүрлек китергән.

Пьер Бомарше

Туу датасы: 24 гыйнвар 1732(1732-01-24)
Туу урыны: Париж
Үлем датасы: 18 май 1799(1799-05-18) (67 яшь)
Үлем урыны: Париж
Ватандашлык: Франция байрагы Франция
Эшчәнлек төре: музыкачы, шагыйрь, эшмәкәр, нәшир, драматург, дипломат, малияче, публицист, торговец оружием, шпион, сәгатьче
Иҗат итү теле: француз теле
Имза: Култамга

«Фигароның өйләнүе»ндә язучы гади халык вәкиле — Фигароның эрудициясен олылап, асылзадә Альмавиваның наданлыгыннан көлә. Бомарше кәмитләре дөнья театр сәхнәләрендә үзенә лаек урын алган.