Пылвамаа (иске язуда Пыльвамаа; эст. Põlvamaa яки Põlva maakond) - Эстониянең көньяк-көнчыгышында урнашкан өяз. Көнчыгышта Россия белән, шулай ук Вырумаа, Валгамаа һәм Тартумаа өлкәләре белән чиктәш. Административ үзәк - Пылва шәһәре. 2017-нче елда Эстония җирле үзидарә органнарының административ реформасы алдыннан округ 13 волостка, аннан соң - 3 волостка бүленә.

Пылвамаа
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1961
Сурәт
Дәүләт  Эстония
Башкала Пылва[d]
Административ-территориаль берәмлек Эстония
Сәгать поясы UTC+02:00
Геомәгълүматлар Data:Estonia/Põlva.map
Халык саны 24 036 (1 гыйнвар 2023)[1]
Нәрсә белән чиктәш Тартумаа[d], Валгамаа[d], Вырумаа[d] һәм Псков өлкәсе
Кулланылган тел выруский диалект[d]
Мәйдан 1823,34 км² (31 декабрь 2017)[2]
Харита сурәте
Подробная карта
Карта
 Пылвамаа Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Округның көнбатышында Отепя калкулыгы урнашкан; бу төбәк күп сандагы күлләр белән аерылып тора (барлыгы 130 тирәсе). Районның үзәк өлешендә Ахья, Пиуза, Выханду елгалары үзәннәре бар. Көнчыгыш өлеше баткак сазлыклардан тора.

Сетумаа тарихи төбәгендә сету халкы яши.

Халык үзгәртү

1990-нчы еллар башыннан өяз халкы тотрыклы кими бара. Хатын-кызлар саны (52.52 %) ир-атлардан өстен (47.48 %). 2009 елда туучылар саны 9,97 %, үлүчеләр саны 13,64 %, табигый кимү -3,68 % тәшкил иткән. Этник составында эстонннар өстенлек итә (94,74 %), шулай ук рус азчылыгы бар (4.04 %). Балаларның өлеше (0-14 яшь) 14,77 % дәрәҗәсендә, эшкә яраклылар (15-64 яшь) 66.43 % һәм пенсионерлар (65 һәм аннан да олылар) 18.80 %. Халык тыгызлыгы түбән (14,3 кеше / км²) һәм кимүен дәвам итә.

Административ бүленеш үзгәртү

2017 елга кадәр үзгәртү

 
2017 елга кадәр Пылвамаа өязләре

Район 13 волосттан торган (муниципалитетлар):


2017 елдан үзгәртү

Район 3 волостьтан (үзидарәдән) тора башлый.

 
2017 елдан соң

Күренекле кешеләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Statistical Database of Statistics Estonia
  2. Land Board — 1990.