Пури (Орисса телендә - ପୁରୀ), Һиндстанда, Орисса штатында, координаталары - 19°48′N, 85°49′O булган шәһәр. Халык саны - 201 026 кеше (2011). Телефон коды - +06752. Автомобиль коды - +06752. Пу́ри[3] (Орисса телендә - ପୁରୀ), (Хинди телендә - पुरी), (Инглиз телендә - Puri}} (произношение) ) — көнчыгыш Һиндстанда, Орисса штатында шәһәр. Пури даирәсенең административ үзәге.

Пури
һинди पुरी
Сурәт
Рәсми тел ория[d][1]
Дәүләт  Һиндстан
Нәрсәнең башкаласы Пури[d]
Административ-территориаль берәмлек Пури[d]
Сәгать поясы UTC+5:30[d]
Халык саны 201 026[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 0 ± 1 метр
Мәйдан 16,3268 км²
Почта индексы 752001
Җирле телефон коды 6752
Карта
 Пури Викиҗыентыкта

Географиясе һәм климаты үзгәртү

Бенгалия култыгы буенда, Бхубанешвар шәһәреннән якынча 60 км көньякка таба урнашкан.. Шәһәр диңгез биеклеге дәрәҗәсендә урнашкан.[4].

Иң эссе айлар - май һәм июнь, аларның урта максимумнары тәңгәл рәвештә 33 һәм 32 °C; иң салкын айлар — декабрь һәм январь, аларның урта максимумнары 17 һәм 18 °C. Явым-төшемнәрнең урта еллык нормасы — 1341 мм. Иң яңгырлы ай — август, аның уртача нормасы - 301 мм; иң коры ай — декабрь, аның нормасы бары тик 5 мм генә[5].

Халкы үзгәртү

Пури халкы 2011 ел халык санын алу буенча 201 026 кеше[6], шуларның 104 267 ир-атлар һәм 96 759 хатын-кызлар. Укый-яза белү дәрәҗәсе 89,38 %.

Манзаралар үзгәртү

Шәһәр борынгы дини сәфәр кылу урыны буларак билгеле. Төп изге урын булып риваять буенча 5000 ел элек Индрадьюмна патша әмере буенча төзелгән Джаганнатха Гыйбадәтханәсе тора. Гыйбадәтханә күп мәртәбә янә төзекләндерелгән булган һәм хәзерге халәтендә VIII гасырдан бирле тора. Ул ел саен уздырыла торган арбалар фестивале өчен мәшһүр — Ратха-ятра. Һинд динен тотмаганнар өчен гыйбадәтханәгә керү тыелган.

Бенгалия култыгы яр буенда булып, Пури популяр диңгез курорты буларак мәшһүр.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Manwesh Dutt, Tourist Guide Book of Orissa
  • Shrimati Shantilata Kanta, Shri Jagannath Dham, Puri