Пура Лухур Батукару

Пура Лухур Батукару Индонезиядә, Балида, Табананда Һинд дине гыйбадәтханәсе. Батукару Тавының көньяк авышлыгында, Балиның биеклек буенча икенче янартавында урнашып, бу гыйбадәтханә тугыз "каянган джагат" (юнәлеш гыйбадәтханәләренең) берсе, максаты - Балины явыз рухлардан саклау. Башта 11-енче гасырда төзелеп, Пура Лухур Батукару Табананның раджаларының бабаларына багышланган булган. Ул 1604 елда җимерелгән булган, әмма 1959 янә торгызылган булган. Гыйбадәтханәнең иң әһәмиятле табыну урыны, Батукару Тавының Ходае Махадэвага багышлынган 7 балкалы Пелиннгих меру.[1]

Гыйбадәтханә
Пура Лухур Батукару
Ил Индонезия
Төбәк / район Бали

Хәзерге көндә, Пура Лухур Батукару Балиның Һинд дине тарафдарлары өчен бик изге урын булып тора. Ел буена уза торган церемонияләрнең һәм чараларның күбесе зиярәт кылучылар өчен ябык булып торалар. Гыйбадәтханә шулай ук Батукару Тавына менә торганнар өчен беренче тукталыш булып тора. Монда дини сәфәр кылу елына бер мәртәбә була, һәм шул сукмаклар буйлап меңнәрчә сәфәр кылучылар бара.[2]

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-05-03, retrieved 2018-08-25 
  2. Archived copy. әлеге чыганактан 2013-10-14 архивланды. 2012-06-15 тикшерелгән.