Пура Гиринатха (Көнчыгыш Тимор)

Пура Гиринатха Көнчыгыш Тиморда иң зур Бали Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1][2] Ул Дили башкаласыннан көньякта Дили районында биредәге базар янында урнашкан. Гыйбадәтханә шәһәр үзәгеннән тыш кечкенә калкулыкта урнашкан, әмма анда машина белән барып җитеп була.[2]

Координаталары - 8,5652°S, 125,5960°O булган, Көнчыгыш Тиморда, Дили районында урнашкан Пура Гиринатха Гыйбадәтханәсе. 1987 елның 27 июненда төзелеп беткән.
Дилиның Пура Гиринатха Гыйбадәтханәсе 2016 елда.

Тарихы үзгәртү

Тиморда традицион Һинд дине халкы юк. Гыйбадәтханә Индонезия оккупациясе вакытында төзелгән булган һәм шул вакытта Һинду иммигрантлар өчен булган, алар күбесенчә Бали утравыннан күчеп килгән кешеләр булган. Гыйбадәтханәнең тантаналы эшли башлавы 1987 елның 27 июненда Индонезия Провинциаль Губернаторы Mário Viegas Carrascalão тарафыннан булган.[3] Оккупация беткәннән соң күпчелек Һиндулар илдән киткәннәр. 2015 елда бары тик 272 Көнчыгыш Тиморлы Һинд динен тота.[4] Хәзерге вакытта гыйбадәтханә шактый ташландык хәлдә,[5] гәрчә Индонезиядән кайбер Бали кешеләре һәм Көнчыгыш Тимор хөкүмәте гыйбадәтханәне янә җанландыру өчен тырышып карый башлаган.[2]

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Bali Times: Pastika Thanks Gusmao over Dili Temple, accessed on November 24, 2015.
  2. 2,0 2,1 2,2 Pura Girinatha, Satunya-Satunya Pura di Dili Timor Leste (Indonesian). Beritabali.com (12 September 2016). әлеге чыганактан 2019-04-20 архивланды. 16 November 2017 тикшерелгән.
  3. Photo of commemorative plaque on Commons
  4. Direcção Nacional de Estatística: Results of the 2015 Census 2019 елның 23 сентябрь көнендә архивланган., accessed on 23 November 2016.
  5. Sekaa Truna Truni Putra Sesana: Pura di Timor Leste, March 16, 2011, retrieved on November 24, 2015.