ПульсарҖиргә периодик импульс төрендә килүче оптик, рөнтген, гамма нурланышның галәми чыганагы.

Пульсар
Сурәт
Ачучы яки уйлап табучы Джоселин Белл Бернелл[d][1][2][3] һәм Әнтони Һьюиш[1]
Ачыш датасы 1967[2][3]
Астраномик ачыш урыны Кембриҗ
Схематик иллюстрациясе
 Пульсар Викиҗыентыкта
Пульсар: үзәк сфера - әйләнүче нейтрон йолдыз, кәкре сызыклар - пульсарның магнит кыры сызыклары, зәңгәрсу конуслар - пульсарның нурланышы
Краб томанлыгы үзәгендә пульсар урнашкан, зәңгәр төс - рөнтген нурланыш, кызыл - оптик диапазон
Рөнтген пульсар (тиз әйләнүче нейтрон йолдыз) күрше йолдыз матдәсен аккреция (массасын "суыру") исәбенә нурландыру күренеше
Вела пульсары
Пульсарлар - галәми маяклар буларак кулланыла.Вояҗер корабында җибәрелгән "хатта"(Voyager Golden Record) Кояшның урнашу урыны 14 билгеле пульсарга карата күрсәтелгән. Җирдән тыш цивилизация әлеге пульсарлар ярдәмендә галактикабызда Кояш системасын таба ала дип фаразланыла.

Заманча астрофизик теория буенча пульсар — магнит кырлы әйләнүче нейтрон йолдыз булып тора, шул йолдызның магнит кыры әйләнү күчәренә авышкан, шуңа күрә Җиргә модулянгән нурланыш килә.

Тарих үзгәртү

Беренча пульсар 1967 елда Кембриҗ Университетында ачылган, шуның өчен Энтони Хьюиш Нобель премиясен алган.

Баштрак әлеге объект LGM-1 (Little Green Men — кечкенә яшел кешеләр) дип аталган, чөнки дөрес периодик радиоимпульслар ясалма чыгышына ия дип саналган. Совет физигы Шкловский пульсарлар - Җирдән тышкы цивилизацияләрнең үтә көчле "маяклары" булып тора дип тәкъдим иткән.

Ләкин соңрак астрофизиклар уртак карашка киләләр: радиопульсар - магнит кыры белән әйләнүче нейтрон йолдыз булып тора.

Төрләр үзгәртү

2008 елга 1790 радиопульсар табылган инде, иң якыны Кояштан 390 яктылык елы арада урнашкан.

Соңрак та рөнтген пульсарлар ачылган. Радиопульсар үз әйләнү энергиясен нурланышка тотыла, ә рөнтген пульсарлар күрше йолдыз матдәсен аккреция (массасын "суыру") исәбенә нурландыра, күрше йолдыз акрынлап ак кәрлә йолдызга әйләнә. Күрше йолдызның массасын "суырганда" пульсарның массасы арта бара, нәтиҗәдә инерция моменты һәм әйләнү ешлыгы арта. Радиопульсарлар кирсенчә вакыт белән акрыная.

Радиопульсар 0,1-10 секунда дәвамында бер әйләнеш ясый, ә рөнтген пульсар бер секундада берничә йөз әйләнеш ясый.

2015 елда Ферми телескобы ярдәмендә гамма-пульсар табылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү